erid:2VtzquqpS7d
Машина йөртү таныклыгы  алыр өчен имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә
Арча яңалыклары

Машина йөртү таныклыгы алыр өчен имтихан бирү кагыйдәләре үзгәрә

Үзгәрешләр 1 апрельдән кертеләчәк

Яңа гына руль артына утыручы машина йөртүчеләр имтиханның "площадка" дип аталучы өлешен бирмәячәкләр. Автоинспекция хезмәткәрләре 1 апрельдән башлап булачак машина йөриүчеләрне реаль шартларда сынап караячак. Имтихан шәһәр буенча йөреп биреләчәк. 

Тагын бер яңалык - имтихан вакытында машинада күзәтүче(наблюдатель) булу мөмкинлеге карала. Күзәтүче берәр оешмасы хезмәткәре яки имтихан бирәчәк кеше дә булырга мөмкин. Мондый алым имтихан вакытында килеп чыккан бәхәсле хәлләрне чишәргә ярдәм итәчәк.

Чыганак: "Волжсике Зори" сайты

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев