Шекә авылы китапханәчесе Гөлшат Локманова яза.
Лилиябездән чираттагы сюрприз
Җир йөзендә үзеңнән соң күркәм эш-гамәлләр, башкалар җылы сүзләр белән искә алырлык изгелекләр эшләп китәргә язсын, диләр. Килешәсездер, бик хак сүзләр бит бу. Шушы хакыйкатьне җаны-тәне белән аңлап, туган-тумачасы өчен генә түгел, үзен укыткан укытучылары, сыйныфташлары, авылдашлары өчен дә яхшы эшләр кылучы, чит илдә яшәп һәрберсен йөрәге белән барлап, искә алып торучы Шушмабаш кызы, Лилия Җәүдәт кызы Айхингер әнә шундыйлардан.
Елда сюрприз бүләк ясап, сагыну хисләрен игелекле эшләре белән җиткерә ул хөрмәтле, яраткан кешеләренә. Менә быел да кабат Изге Болгар җиренә сәяхәт оештырып онытылмаслык рәхәт мизгелләр бүләк итте ул безгә. Үзе безнең арада була алмаса да, аның исеменнән безне шушы сәяхәткә чакыручы, безне бер гаилә итеп җыеп туплап, безне барлап торучы, оештырып алып барып, безнең өчен борчылып, бөртекләп барлап алып кайтучы, җитәкчебез, Лилия ханымның класс җитәкчесе Фирая Салиховна бу эштә төп ярдәмчесе булды. Үз укучысының киләчәк юлына эз салучы, үзенең яшәү тәҗрибәсе, киңәшләре, җылы сүзе белән ярдәм итүче Фирая ханым, Лилия Җәүдәт кызының авылдагы иң якын, кайгыртучан терәге. Аның киң күңелле йөрәгенә мин үзем дә елдан-ел сокланам. Изге сыйфатларны сыйдырган эчкерсез җылы йөрәге, бозларны эретердәй мәрхәмәтлелеге, ярдәмчел булуы аны яшәртә, тагында матур итә. Һәрчак шулай гади, кешелекле булып калуыгызны телибез. Аллаһы Тәгалә сезне иң зур байлык – саулыктан, тигезлектән аермасын.
Корбан гаете бәйрәме алдыннан Фирая Салиховна безгә шушы сюрпризны хәбәр итте. Иң бәхетле кеше итеп тоеп, күктән төшкән бәхет итеп кабул иттек без бу бүләкне. Сәяхәткә чакырылган һәр кеше, Лилия Җәүдәт кызы күңелендә, авылда узган балачак, яшьлек елларына якты истәлек хәтирәләр калдыручылар, зур хөрмәт белән искә алып, рәхмәтен ирештерәсе килгән якыннары. Түземсезлек белән билгеләнгән көнне көтеп, алдагы елда узган сәяхәтнең рәхәт мизгелләрен күзаллап, быел тагын да күбәеп (барлыгы 52 кеше) сәяхәткә кузгалдык. Һәркемнең күңеле шат, күңеле белән Лилиябезгә рәхмәт укый. Оештыручы Фирая Салиховна һәр кешегә хөрмәт белән карап, сәяхәтнең планы белән таныштырды. Искитмәле..., һәрвакыттагыча, һәр адым, һәр яшькә бер урталык табып югары дәрәҗәдә уйланылган. Зур уңайлы автобус, сәяхәт истәлеген саклау өчен фотограф һәм видеограф, юлда тамак ялгап алу өчен вак бәлеш, җиләк- җимешләр, сулар...
Озын, ерак юл, моның кадәр хөрмәт озата баргач, бик тиз һәм җиңел узылды. Автобус безне, иң беренче тукталыш, Ак мәчеткә алып килде. Без барып җиткәндә, көндезге намаз вакыты иде, арабыздан намаз укучылар намазга ашыкты. Һәркем Аллаһы Тәгаләгә шушында аяк баса алуына шөкер итеп, Лилия Җәүдәт кызына, гаиләсенә, аларның безгә күрсәткән хөрмәтләренә, зурлауларына чын күңелдән рәхмәт укыды, әти-әнисе рухына дога кылды.
Узган сәяхәттә Изге Болгар иленең күп кенә тарихи урыннары, музейлары белән танышкан идек, алары да исәпкә алынган, бу юлы тукталышыбыз, Болгар цивилизациясе музейында булды. Экскурсовод безгә архелогик казылмалар тарихын, Болгарның чәчәк ату чорын, татарларның ген формуласын, Дунай болгарлары белән Идел болгарлары тарихы турында бик зур мәгълүмат бирде.
Сәяхәтебезнең иң әкияти тукталышы, әлбәттә Кол Гали кунакханәсе. Безне анда зур кунакларны каршылаган кебек каршыладылар, затлы бүлмәләргә урнаштырдылар. Швед өстәлендә көндезге ашка барып килгәч, Спа комплексындагы җиде төрле мунча, ак пулат рәвешендә ясалган Хамам мунчасы, ачык һавада һәм эчтә урнашкан бассейннар, авыл хезмәтеннән арыган гәүдәбезгә, безнең төшләргә дә кермәгән рәхәтлек бирде.
Кичен швед өстәлендә кичке аш ашап алгач, саф һавада булдык, кунакханә территориясенең түгәрәк күлендәге бакалар тавышын тыңлап, табигатенә сокланып йөреп кердек, истәлекле матур фотоларга төштек. Кунакханә кунаклары өчен оештырылган квиз уенда катнашып, караокэ җырлап биеп күңел ачтык. Кетер ак, йомшак урыннарга ятып йокладык.
Иртәгесен кабат бассейннарда коенып, швед өстәлендә ни телисең шуның белән сыйланып, юлга кузгалдык.
Менә кайда ул җәннәт! Мондый матур, кыйбатлы урыннарга, теләк булып та чыгып китә алмаган без авыл кешеләренә шушы яшәештәге җәннәтне күрү бәхете насыйп булды бит. Изге Болгар җиренә кабат аяк басу, игелекле авылдашыбыздан мондый зур бүләк, Аллаһы Тәгаләнең зур могҗизасына тиң булды безгә.Нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәк тә, безне сөендерүче авылдашыбызга әз булыр кебек. Кешелеклелекнең иң зур үрнәген, игелеген шушы авылдышыбыздан күрәбез. Ихластан туган җирен, авылын яратучы, авылдашлары өчен җан атучы Лилия Җәүдәт кызы Айхингерга олы рәхмәтебезне белдерәбез, бу тормышта кылган яхшылыкларының әҗер-савапларын тоеп, бәхетле яшәүләрен, ныклы сәламәтлек телибез.
Локманова Гөлшат Хәйдәр кызы
Шекә авыл китапханәчесе
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев