erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Милли аһәң”: Арчада мәдәни мирасны танытуга багышланган бәйге узды

Бүген “Казан арты” музеенда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтте.

Бүген Арчада Габдулла Тукайның тууына 140, Һади Такташның тууына 125, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елы уңаеннан “Милли аһәң” дигән районкүләм бәйге үтте. Ул “Казан арты” музеенда узды һәм анда сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз катнашты. Барысы 30га якын катнашучы.

Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез икәнен тагын бер кат раслады бәйгедә катнашучылар. Төрле авыллардан бирле килеп, искиткеч оста итеп шигырь дә сөйләделәр, җырлар да башкардылар, ә күргәзмәгә куелган “Сынлы сәнгать” һәм “Декоратив-гамәли сәнгать” номинацияләренә килгән эшләре чын осталарныкыннан бер дә ким түгел. Бәйгенең төп шарты – эшләр Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил иҗаты белән бәйле булырга тиеш иде. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бернигә дә карамыйча, тормыштан ямь табып яши бу кешеләр. Араларында балалар да, өлкәннәр дә бар иде.

Катнашучылар арасында бер-берсенә ике тамчы су кебек ошаган, икесе дә кояш кебек балкып торучы ике ханым игътибарны җәлеп итте.

“Игезәкләр Сания Кәбирова белән Дания Гыйләҗиева булабыз, – дип таныштырды алар үзләре белән. – Бу бәйгедә инде беренче генә тапкыр катнашмыйбыз, төрле бәйгеләрдә катнашкан булды, элегрәк җырладык та. Бүген шигырь сөйләргә булдык. Безгә мондый мөмкинлек биргән өчен Илфат Хафизовка зур рәхмәт. Бик күп балалар килгән, бөтенесе шундый әйбәт итеп әзерләнгәннәр, бик матур итеп чыгыш ясадылар. Бүген аларга карап та сөенеп утырдык. Кайбер җырлар вакытында күзләргә яшьләр килде хәтта”.

Район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хафизов бәйгене оештыруда ярдәм күрсәткән район мәдәният идарәсенә, “Казан арты” тарих-этнография музеена рәхмәтләрен җиткерде.

“Шулай ук зур рәхмәтемне катнашучыларга белдерәм, – диде ул. –  Бәйге биш номинация буенча узды: “Нәфис сүз”, “Музыкаль әсәр башкару”, “Сынлы сәнгать”, “Декоратив-гамәли сәнгать”, “Үзешчән сәнгать”. Барлык номинацияләр буенча да катнашучылар үзләренең бик күркәм иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын аларга.

Ахырдан һәр катнашучы Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев