erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Милләтебез исән һәм яши”

​​​​​​​Узган җомгада Арча үзәк китапханәсендә җирле осталарның кул эшләре күргәзмәсе ачылды.

Ул мәдәният идарәсе, үзәк китапханә һәм район ветераннар советы тарафыннан оештырылды. Тәкъдим ителгән эшләр “Халык кәсепләренә яшәргә” дигән район бәйгесендә дә катнашачак.

Чыннан да, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр артканнан-арта. Яшьләр генә түгел, өлкәннәр арасында да. Ниләр генә эшләми осталар – тегәләр, чигәләр, бәйлиләр, үрәләр, курчаклар, төрле материаллардан чәчәкләр ясыйлар һәм башкалар. Әлеге бәйге дә төрлелекне  искә алып, берничә номинациядә үткәрелә.

– Халык иҗатын, һөнәрчелекне киләчәк буынга мирас итеп калдыруның бер үрнәге бу, – диде мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

– “Ветераннар иҗаты” төркеме булдырылды. Һәм ул кул эшләре белән шөгыльләнүчеләргә үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекне арттырды, – диде ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Жюри сайлап алган ун эш Казанга китәчәк. Узган ел да җибәргән идек. Шулардан икесе Татарстанда һәм Россиядә күрсәтү өчен Казандагы “Агыйдел” киностудиясе төшергән “Күңел җырлаганда” дигән фильмда урын алды. Читекләр, чүәкләр тегүче Фәридә Кәлимуллина, түбәтәйләр чигүче Мөнирә Акбашева белән хәзер бөтен Россия таныш. Ә быел әлеге күргәзмәне оештырдык.

Күргәзмә  китапханәнең икенче катында урнашып, уку залын тулысынча алган иде. Андагы эшләрне күреп исең китә – нинди генә осталар юк бездә! Арчадан Сәгыйдә Гаязова бакчачылык белән дә шөгыльләнә, быел колмактан үзе чүпрә ясап, шуның белән камыр кую серләренә төшенгән. Ә күргәзмәгә ул идәнгә җәю өчен паласлар куйган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Искерәк тукыма калдык-ларыннан, балаларның иске киемнәреннән ыргак энә белән бәйләдем. Бик күп әйбер кирәк аңа. Бер паласта җиде күлмәк кенә бар. Аннан иске оекбаш, свитер һәм башкаларны сүтеп йон җепләр әзерләдем.  Тукымаларны бер төрле киңлектә тигезләп кистем дә, шул җепне кулланып ыргак энә белән үреп бардым. Түгәрәк паласны бәйләүнең үз нечкәлеге бар, – диде Сәгыйдә. – Бик күп андый паласлар миндә. Хәтта мунча белән теплицада да шулар. Аларын полиэтилен капларны кисеп бәйләдем. Бу эш миңа рәхәтлек бирә. Әйбер дә әрәм булмый.

Нәсимә Гарифуллина шунда ук осталык дәресе – кәҗә мамыгыннан шәл бәйләү үрнәге күрсәтте. 

– Мин бу эш белән үземне белә башлаганнан бирле шөгыльләнәм. Балачакта аеруча күп бәйли идек. Китап укыганда да, телевизор караганда да. Кул өстәл астында бәйли, күз өстәл өстендәге китапта. Шәл генә түгел, йон оекбашлар да бәйлим. Үзебез, балалар, оныклар өчен, – диде ул.

Күргәзмә 3 мартка кадәр дәвам итте. Теләге булган һәр кеше аны карый алды. “Шунысы үзенчәлекле, күргәзмәгә яшьләр дә үз эшләрен куйды”, – диде Рәмзия Хәмидуллина.

– Бүгенге көндә без, ветераннар, милли мирасыбызны саклау-чылар булып торабыз, – диде Арчадан Халидә Фәйзрахманова. – Шушындый бай, тарихи истәлекләрне күргәзмә итеп оештырырга батырчылык иткәнбез икән, димәк, милләтебез исән һәм яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X