erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Миләүшә Данирга "дивана" дип дәшә икән

Данир моның турында Инстраграмда видео бастырган.

Әлбәттә, бу хәл шаяртуда гына булган. Алар балалары белән бергә юмористик видео төшергән, ә Данир анда укытучы ролен башкарган.

Данир: - Менә, балалар, татар телендә бер хәреф бөтен мәгънәне үзгәртергә мөмкин. Әйтегез әле, балалар, "Рәхим итегез" урысча ничек була?
Балалары: - "Добро пожаловать".

- Ә хәзер соңгы хәрефне алабыз. "Рәхим итеге". Моның тәрҗемәсе икенче төрле була: "Сапог Рахима". Шулай ук, "Безнең диван". Моның тәрҗемәсе ничек?
- "Наш диван".

- Ә хәзер шуңа "а" хәрефен өстәсәң, нинди тәрҗемә була?
- "Наш папа".

- Ничек инде?
- Ния, безнең әти вакытында кайтмаганда әни гел "Кая безнең дивана?" ди."

Бу видео Интернетта зур популярлык алган һәм Данирның җанатарлары аңа рәхмәт белдергән.

Алар арасында: "Шундый авыр чорда кешенең күңелен күтәреп торган өчен зур рәхмәт сиңа, Данир", - дип язучылар күп.

Фото: "Сәхнә" сайтыннан

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Mil-sh-Danirga-divana-dip-d-sh-ik-n-267255/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X