erid:2VtzquqpS7d
Мин Арча баласы! Бәйрәм белән!
Арча яңалыклары

Мин Арча баласы! Бәйрәм белән!

1 июнь - Балаларны яклау көне.

Бүген Арчада «Мин Арча баласы» фестивале булды.

Ул шәһәр үзәгендәге бакчада узды. Бәйрәм бик күңелле үтте. 
Программада бию, җырлар, 
шахмат, осталык дәресләре, төрле уеннар - ниләр генә юк иде! Бәйрәмгә мультфильм геройлары да килгән иде. Чебурашка, крокодил Генаны балалар бик яратты.  Балалар һәр нәрсәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. 
Ә тамашачылар яратып алкышладылар. Төрле конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Бәйрәмнән балалар күңелле ял итеп, сөенеп, бүләкләр белән кайтып киттеләр. Укучылар сарае оештыручыларына рәхмәт. Бәйрәм белән!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев