erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мин зурлар белән дә уйнарга риза!

Фотолар карыйбыз. Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы, шашка буенча тренер Хәйдәр Зәйнуллин ярыш җиңүчеләре белән таныштыра.

“Күрәсезме бу кечкенә кызны, нинди зур малайлар арасында басып тора. Бу безнең Айзилә! Редакциягә алып киләм әле үзен”. Дүшәмбе көнне алар килеп тә керделәр. Тренер үзе, Айзилә һәм аның әнисе Илсөяр Гыйниятова.

– Ай-яй, Айзилә күлмәгең бигрәк матур, чәчеңне әниең ничек матур итеп үргән, чәчеңдәге бантигың! – дип сокланып каршы алдык без нәни кунакны. Сөбханалла, Айзилә үзе дә бик матур кыз. Күзләре...

– Менә шул күзләрен күрүгә бу кыз чемпион булачак, дидем дә инде мин, – дип сөйли тренеры Хәйдәр Хәйруллович. – Үз дигәненә ирешүчән ныклы караш. Максатчан, сүзендә тора торган кыз булып чыкты Айзилә. Районда үткәрелгән шашка ярышында 2004–2006 елгы яшүсмерләр арасында 3нче урынны алды. Шашка түгәрәге алып барылган һәр мәктәптә районда үзара уйнау өчен көчле 8 (4 малай, 4 кыз) уенчыдан торган командалар оеша. Ә оста уенчылар мәктәп эчендәге ярышларда ачыклана. Менә шунда Айзиләнең, мине командага алыгыз, мин зурлар белән дә уйнарга риза, диюе шаккатырды! Ничек инде шулай “уйныйм!” дип канатланып торган балага каршы киләсең?! Уйнады Айзилә һәм призлы урын алды! Молодец! Менә нинди балалар бар!

Ярышлар булганда әнисе Илсөяр дә килми калмый. “Айзиләне генә түгел, башкаларны да юатып, җиңелә башласалар алар елый, кечкенәләр бит әле, хис-тойгыларын яшерә алмыйлар, канатландырып торам”, – дип сөйли Илсөяр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айзилә Арчаның 6нчы мәктәбендә 3нче сыйныфта укый. Балалар бакчасы яшеннән шашка уйный. Арчаның 5нче балалар бакчасына йөргәндә тәрбияче Клара Һадитовна шашкага өйрәткән. 1нче сыйныфка укырга килгәч, сыйныф җитәкчесе Ләлә Рәфкатовна шашка түгәрәгенә исемлек төзи. Айзилә, мин барам, ди. “Яратам шашканы, – дип сөйли Айзилә. – Өйдә дә уйныйбыз без шашка апа, әни белән”. Укуы да әйбәт. “Алдына куйган эшне башкаручан ул безнең, – дип сөйли әнисе Илсөяр. – Мин моны эшлим ди икән – эшли, ә инде эшләмим дип әйтә икән – эшләми”. “Ә ничек баланы тәртипкә өйрәтәсез? Хәзер бит бик санлыйсылары килми, кулда телефон”, – дибез. “Мин апасы белән икесенә эшне бүлеп язып куям, эшлиләр. Телефонны да билгеле бер вакытка биреп алам. Балага таләпчән булырга кирәк. Кечкенәдән тәртипкә өйрәнеп үссеннәр”.

– Айзилә безнең узган 2021 елдагы иң кечкенә төркемдә – 2012–2014 елгы кызлар арасында районда абсолют чемпион, – дип куанып сөйләде тренер Хәйдәр Хәйруллович. – Шашка түгәрәген Кәче, Арчаның 2нче мәктәбе, 6нчы мәктәп, Укучылар сараенда (1нче мәктәп, 3нче мәктәп, 5нче гимназия), Арча педагогика көллиятендә алып барам. Районда 20ләп шашкачылар командасы бар. Арчаның 6нчы мәктәбе командасы 1нче урында бара. Мәктәпне тәмамлап киткән чемпионнарыбыз да бар. Шундыйларның берсе – Арчаның 2нче мәктәбен тәмамлаган Татарстан һәм Россия чемпионы Айнур Зиннуров бүген Ижевскида медицина буенча югары белем ала. Айзиләгә һәм башка уенчыларга да зур өметләр баглап торабыз. Шашка, шахматны уйнарга кирәк, ул файдага гына.

Без дә шул фикердә. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Айзилэ!

    2
    X