erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз

Мәктәпләр ярминкәсе булырмы икән, дип көтте күпләр. Коронавирус комачауламасмы икән, диделәр.

Безгә шалтыратучылар шактый булды. Кыскасы, халык бу ярминкәне ярата. Бердән арзан, икенчедән яшелчә, җиләк-җимеш экологик яктан чиста.

Иртәнге сәгать 9 тулып киткәч чыктык ярминкәгә. Юлда кулларына икешәр сумка, пакет тоткан сатып алучылар очрый торды.

Ярминкә гөр килә. Килосы 15 сумнан кишер, чөгендер, килосы 20 сумнан бәрәңге, суган, килосы 150 - 180 сумнан сарымсак һ.б. Шушмабаш мәктәбе тулы бер йөк машинасы капчык-капчык чөгендер, кишер алып килгән. Кара миләш, каен бөресе, нарат бөресе, юкә чәчәге һ.б.  - монысы Лесхоз мәктәбе коллективы нигьмәтләре. Ташкабак - төсләре, зурлыклары буенча җаның теләгәнен ала аласың.

Капчыклап товар алсаң, өеңә китереп тә бирәләр. Андыйлар да булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәхнәдә чират торып концерт куйдылар. 

Кыскасы, мәктәпләр ярминкәләре булып торсын! Шуның кадәр бакча нигьмәтләрен үстергән мәктәп коллективларына рәхмәт. Бакча, җир эше ансат хезмәт түгел. Кулларыннан куансыннар. Игелекле эшләр.

- Ә соң сез үзегез гәрсә сатып алдыгыз? - дип сорарсыз.

- Каен һәм нарат бөресе, берәр капчык кишер һәм чөгендер сатып алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X