erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөселман эшмәкәрләре җыелды

Арчага Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм ассоциациянең бизнес клубы вәкилләре кайтты.

Район Мәдәният йортында район эшмәкәрләре белән очрашты алар. Арчага ике көнгә кайттылар. Кунакларга – мөселман эшкуарларга Арчада карарлык нәрсәләр күп. Алар Арча мәчете, музейларда булдылар, эшмәкәрләр эше белән таныштылар, Яңа Кырлайга бардылар һ.б. Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Алар ассоциация президенты белән хезмәттәшлек итү буенча ике яклы килешүгә кул кйдылар.

Кунаклар иң башта Мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәләр – эшмәкәрләр эше белән таныштылар. Эшкуарлар үзләре җитештергән колбаса, ит ризык-

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

лары, сыр һәм сөт ризыклары, кулинария, түбәтәй, бизәнү әйберләре, шифалы су, үзләре үстергән агач, куаклар, калай әйберләре алып килгән иделәр. Ассоциация президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм бер төркем вәкилләр Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов белән күргәзмәне карап чыктылар.  Эшмәкәрләр белән сөйләштеләр. Камыр, ит, сөт ризыклары әзерләүчеләр белән сөйләшкәндә Айдар Шаһимәрдәнов хәләл сертификаты бармы-юкмы – шул турыда кызыксынды. “Юк”, – дигән җавапны ишеткәч, “Аны булдырырга кирәк, – дип киңәш итте. – Ризыкка төрле зыянлы катнашмалар салу күренеше бар хәзер. Хәләл сертификаты зыянлы катнашмаларны салуны рөхсәт итми. Ризыкка бары тик файдалы катнашмалар гына салынырга тиеш”. Калайчылар белән сөйләшкәндә президент: “Ассоциациягә керегез. Бизнес фронтыгыз киңәячәк”, – диде.

Аннан соң концерт залында җитди сөйләшү булды. Элек-электән килгән сәүдә, бизнес эше дини яктан рөхсәт ителә, әмма бизнесны игелекле эшләр белән бергә алып барырга кирәк, дип сөйләштеләр. Сатып алучыларны алдамаска, мохтаҗларга ярдәм итәргә һ.б. 25 апрельдән 25 майга кадәр асоциациянең шәфкатьлелек фонды 2 млн 237 мең 280 сумлык игелек эшләгән. Элеккеге байлар мәчетләр, мәктәпләр, хастаханәләр салдырганнар һ.б. Ассоциациянең дә максаты – мөселман эшмәкәрләре берләшеп, бизнесларын игелек-ле эшләр белән алып бару. Соңыннан район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Нафил Гатауллин белән сөйләшәбез. “Идеясе бик әйбәт, – дип сөйләде ул. – Берләшеп, мөмкинлегеңнән чыгып, халыкка игелек эшләү – ул эшмәкәрнең үзенә дә уңышлар китерәчәк. Ассоциация ул күмәк көч дигән сүз. Димәк, ул үз канаты астына алган эшмәкәрне яклаячак та”. Район эшмәкәрләренең бизнес-омбудсмены – эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы Ленар Гайфуллин: “Мөселман эшмәкәрләренең ассоциациясе – кирәкле оешма, – дип фикерләре белән уртаклашты. – Мин үзем шушы ассоциациядә. Арчада мәдрәсә салырга акча җыелды. Ассоциациянең максатлары күп. Мәсәлән, эшмәкәрләрнең белемен күтәрү һ.б. Үзегез күрдегез, очрашуда халык алдында чыгыш ясау буенча эксперт Айнур Зиннәтуллин осталык дәресе күрсәтте. Файдалы дәрес булды ул”. Дөрестән дә, эшмәкәр ул үз продукциясен тәкъдим итә, сатып алучылары белән сөйләшә, оста итеп чыгыш ясый да белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X