erid:2VtzquqpS7d
«МультЧыганак»: иҗат аша үсешкә юл салына
Арча яңалыклары

«МультЧыганак»: иҗат аша үсешкә юл салына

Проектның актив этабы тәмамланса да, «МультЧыганак» үз эшен дәвам итәчәк. Димәк, балаларны яңа геройлар, кызыклы сюжетлар һәм үзләре иҗат иткән мультфильмнар көтә.

Арча шәһәренең «Өмет чыганагы» балаларны тернәкләндерү үзәгендә «МультЧыганак» – «Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны коррекцияләүдә инновацион терапия» иҗади проектының төп этабы тәмамланды.

«Доктор Лиза» хәйрия фонды белән берлектә тормышка ашырылган әлеге проект 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән грантына ия булган.

Проект кысаларында үзәктә «МультЧыганак» мультстудиясе ачылды. Грант ярдәме белән җиһазландырылган иҗади мәйданчыкта балалар анимация дөньясына кереп, үз мультфильмнарын булдырырга өйрәнде.

Проект барышында катнашучылар мультфильм ясауның төрле техникасын сынап карады, үзләренең визуаль стилен эзләде. Балаларның идеяләре раскадровкадан башлап, рәсем ясау, кадрлап төшерү һәм тавыш яздыруга кадәр бербөтен иҗади эшкә әверелде. Нәтиҗәдә төрле анимацион тарихлар дөнья күрде.

«МультЧыганак» командасы үз тәҗрибәсе белән башкалар белән дә уртаклашты. Проект дәвамында анимация серләренә багышланган ике зур осталык классы уздырылды. Аларда яңа катнашучылар һәм әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар мультфильмнар тудыруның үзенчәлекләре белән танышты.

Проектның мөһим нәтиҗәсе – балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итүче даими эшләүче мультстудия булдырылуы. Белгечләр билгеләп үткәнчә, анимация белән шөгыльләнү вак моториканы һәм координацияне, сөйләм һәм аралашу күнекмәләрен, логик фикерләүне, тырышлык һәм максатчанлыкны үстерергә ярдәм итә. Иң мөһиме – иҗади процесс балаларга үз хисләрен һәм кичерешләрен белдерү, аларны эшкәртү өчен уңай мохит тудыра.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев