Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексында шагыйрь рухына багышлап Коръән ашы үткәрелде, догалар кылынды
Әлеге мәҗлес аеруча истәлекле булды, чөнки Тукай язмышында тирән эз калдырган Кырлайда, аның музей йортында шундый чара оештырылды.
– “ТНВ” каналы уздырган “Дуслар җыелган җирдә” дигән арчалылар белән очрашуда әнинең: “Тукай белән яшибез, аның шигырьләрен укыйбыз, әмма кемнеңдер дә булса, аның рухына дога кылганы бармы икән?” – дигән сүзләрен әйткән идем, – диде телевидениедә тапшыру алып баручы, тумышы белән Яңа Кырлай кызы Фәридә Төхвәтуллина. – Музей җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина Корьән ашына чакыргач, бу хәбәрне беренче булып әнигә җиткердем. “Музей ачылганнан бирле мондый чара үткәрү берәүнең дә башына килмәде. Эшләре игелекле булсын”, – диде ул.
Кырлай – Тукай күңеленә кереп калган изге урын. Нәкъ менә биредә нәни Апушның дөньяга карашы формалаша, иҗат чишмәсе ачыла. Бүген исә бу йортта Коръән авазы яңгыравы — милләт хәтере һәм рухи дәвамчанлык билгесе.
Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Тукай рухына багышлап догалар, Коръән сүрәләре укыды.
Мәҗлескә шулай ук Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов, музейны төзекләндерүгә һәм яңартуга зур өлеш керткән мөхтәрәм кунаклар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният әһелләре чакырылган иде.
– Музей комплексы Тукай иҗатын һәм истәлеген саклау юнәлешендә бүген дә әһәмиятле мәдәни үзәк булып хезмәт итә, – диде район башлыгы. – Биредә күләмле эш башкарылды. Музей, яр буйлары, гомумән, бар җир зур үзгәреш кичерде. Бу эшне башкаруда ярдәм күрсәткән республика җитәкчеләренә зур рәхмәт.
– Тукай рухын эзләп миңа төрле илләргә чыгарга туры килде, – диде шагыйрьнең ерак туганы, танылган журналист Риман Гыйлемханов. – Без Тукайга ияләшеп беттек инде. Ә менә чит илләрдә яшәүчеләрнең Тукай исемен ишетү белән йөзләре җанланып китә. Шагыйрьнең туганы икәнемне дә белгәч, мине алар күтәреп кенә йөртте. Тагын мине бер нәрсә сокландырды, алар безне Тукай яшәтә, диләр. Шуннан күз алдына китерегез, шагыйрь татар өчен, милләт өчен, төрки дөнья өчен нинди әһәмияткә ия шәхес.
Чараны оештыручы Габдулла Тукай музей комплексы директоры Алинә Мөхәммәтшина килгән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Тукай мирасын саклауда, музейны яңартуда ярдәм күрсәткән кешеләрнең хезмәтен аерым билгеләп үтте.
– Тукай мирасы – ул безнең милләтебезнең рухи хәзинәсе. Аны саклау, яшь буынга җиткерү – уртак бурычыбыз, – диде музей җитәкчесе.
Халык шагыйре, публицист Зиннур Мансуров бүгенге музейга үз бәясен бирде.
– Тукайның энциклапедиясе, китаплары аның турында истәлекләр, халыкка ничә еллар хезмәт иткән үз музее бар. Бу музей-комплекс нык үзгәргән, интерактив чаралар, заманча технологияләр белән баетылган. Әлбәттә, тарихны үзгәртергә ярамый. Әмма музейлар үзгәреп торырга тиеш. Кулларына смартфон тоткан балаларны анда тартып та китереп булмый, ә монда рәхәтләнеп киләчәкләр, – диде ул. – Арча ничә еллар кунаклар кабул итә. Тукайның Корьән ашы. Ул моңа лаек һәм рухы шат булыр, дип уйлыйм.
Нет комментариев