erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ни өчен Иске Җөлбидә?

Мөмкинлегең бар икән – ярдәм ит

Узган атнада Иске Җөлбидә зур чара узды – төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Казан төзелеш оешмалары җитәкчеләре бергәләп гаилә бәйрәме оештырдылар.

Ни өчен Иске Җөлбидә? Аның сәбәбе бар. Бу хакта авыл халкы белә һәм ниһаять, алар урамында да бәйрәм булуына куанып туя алмый. Чөнки 30 йортлы, 91 кеше яшәгән авылда мәктәп тә, клуб та, кибет тә, балалар бакчасы да юк. Бернинди чара үткәрелми. Ә балалар күп. Һәр гаиләдә 2-3 бала. Шуны күздә тотып, үзара салым акчасына быел балалар мәйданчыгы төзегәннәр.

21 гасырда яшәп тә цивилизациядән читтә булган җөлбиләр өчен бу бердәнбер күңел ачу чарасы, дияргә дә була. Бәхетсезлек булмаса, бәхет булмас иде, дигән әйтем бар бит. Бу урында аны әйтәсе килмәсә дә, телгә беренче шул килде. Чөнки сәбәпчесе дә – бәхетсезлек.

Бу елның март аенда Иске Җөлбидә янгын булды. Санаулы гына вакыт эчендә авыл башындагы бер йорт көлгә әйләнде. Алты балалы гаилә урамда калды. Ярый әле, хуҗабикәнең әнисе шушы авылда, балалары һәм оныкларын ул сыендыра.

– Елап карап торып яндырдым бит. Аңа иң якын йортта яшибез без. Бернәрсә эшләп булмады. Ерак булгач, янгын машиналары да тиз генә килеп җитә алмады. Ишеген ачуга ургылып ут чыкты да бөтен йортны камап алды, – диде Гөлсәрия Закирова. –  Балалары тәртипле. Ике улы армиядә. Берсен калдырырга була иде. Юк, барам, диде.

Гөлүсә һәм Юлдаш Ширматовлар гаиләсе турында сүз бара биредә. Алты балалары бар. Бер уллары Астраханьда, икенчесе Петербургта хезмәт итә. Кызлары Казанда. Өчесе яннарында. Иң кечкенәсенә 6 яшь. Ачык йөзле, елмаеп кына торучы сабыйлар. Әниләре яныннан китмиләр дә.

– Ул көнне Олы Мәңгәрдән кайтып (мин шунда йөреп сыер сава идем, хәзер “Тукай” хуҗалыгында савымчы) вак-төяк эшләрне карадым да, яңадан эшкә киттем. Барып та җитмәдем, шалтыратып янгын турында хәбәр иттеләр. Шулай бернәрсәсез калдык. Хәзерге вакытта әни янында, – диде Гөлүсә.

– Йорт артында гына гараж. Янгынны да беренче булып шунда эшләүчеләр күреп алган. Янгын сүндерү частена хәбәр иткәннәр. Миңа шалтыраттылар. Чыгып йөгердем. Мин килгәндә халык җыелган, елашалар иде. Ут йортны чорнап алды да юк та итте, дип сөйләделәр. Авыл җирлегенең Кушлавычтагы белгече Сәрия Минһаҗева белән йорт эзләргә тотындык. Бер йортны белешкән идек, гаилә зур, кечкенә була, диделәр. Әниләренә барып урнаштылар. Икенче көнне үк район башлыгы Илшат Нуриев килде. Бик күп азык-төлек, көнкүреш өчен кирәкле әйберләр калдырып китте. Үзебезнең социаль челтәрдәге төркемгә яздым. Җирлеккә кергән һәр авыл халкыннан акча җыйдык. Аны җыю өчен аерым кешеләргә кадәр билгеләдек. Акчаны күчерделәр дә, киемнәр белән дә ярдәм иттеләр. Район мәгариф идарәсе, мәктәпләр дә булышты. Хәйран гына акча җыелды. Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова белән республика җитәкчесенә ярдәм сорап хат юлладык. Шунда Сәриянең ире интернет аша эзләп “ВМ-строй” оешмасы җитәкчесе Абдуллин Илназга чыкты. Алар Җөлбидә нәкъ шундый ук бер йорт салганнар иде инде. Үзләре турында уңай фикер калдырдылар. Шуңа аларга мөрәҗәгать иттек. Ул “Алмаз-строй” оешмасы хуҗасы Алмаз Ибраһимовның телефон номерын бирде. Алмаз җиң сызганып эшкә тотынды, – дип сөйләде Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Альбина Мөхәммәтгалиева. – Кайтты, таныштык, җыелган акчаларны бирдек. Өй урынына казык та кагып киттеләр. Эш тә башладылар. Хәзер менә Арчаның “ГазСтройГарант” оешмасы бушка газ кертеп бирергә вәгъдә итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Йортны төзеп бетергәнче китмәделәр. Вагонда яшәделәр. “Тукай” хуҗалыгы ашатты. Бер ай, ай ярым эчендә менә шундый йорт сафка басты, – диде Гөлүсә. – Ярдәм кулы сузган бөтен кешегә – район җитәкчеләренә, мәктәп коллективына, авыл җирлегенә, авылдашларга һәм, әлбәттә, төзүчеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Шәхси торак төзүчеләр берләшмәсе президенты, коммерциянеке булмаган шәхси торак төзүчеләр эшчәнлеген үстерү һәм популярлаштыру үзәге җитәкчесе Рамил Усманов белән аралашып алдык.

 Иске Җөлбидә йорт януы, күп балалы гаиләнең өйсез калуы турында безгә Алмаз Ибраһимов хәбәр итте. Берләшмәгә кергән төзүче оешмалар белән бергәләп эшкә тотындык. Һәрберсенең үз вазыйфасы. Төп эшне “Алмаз-строй” башкарды. Аның белән генә тукталып калмадык, уртак көч белән хәйрия чарасы буларак бәйрәм оештырырга булдык. Кемнең кайда югалтып, кайда табасын беркем белми. Һәрбер кешенең башына шундый кайгы килергә мөмкин. Кешеләр ярдәм итәргә әзер торсыннар, күңел ачу чараларында гына очрашмасыннар, авырлык килгәндә дә бер-берсенә таяныч булсыннар иде. Авыл халкына, җәмәгатьчелеккә шуны күрсәтәсебез килде, – диде ул. – Безнең берләшмәдә 80 төзелеш компаниясе. Барыбыз бергәләп игелек эшләүдә катнашабыз.

Ә Рамил Усманов белән элемтәгә Алмаз Ибраһимов чыга. Ул шәхси торак төзүчеләр ассоциациясе әгъзасы да. Төп эшләре төзелеш булса, хәйриячелеккә дә зур игътибар бирәләр икән.

– Иске Җөлбидә булган хәл турында безгә Илназ Абдуллин җиткерде. Бөтен тәкъдимнәрне дә тыңлаганнан соң, Рамил Усманов белән йорт төзеп бирүдә ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән карарга килдек. Мөмкинлегең бар икән, һәрвакыт кешегә булышырга тырышырга кирәк, – диде Алмаз Ибраһимов.  

Иске Җөлбидә үткән бәйрәмдә Алсу Мөхәммәтова да катнашты, Рамил Усманов белән Алмаз Ибраһимовка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә Рамил үз чиратында йорт төзелешендә катнашкан һәр оешма җитәкчесен Рәхмәт хатлары белән бүләкләп китте. Алар үзләре дә буш кул белән кайтмаган иде. Хуҗаларга телевизор, кыска дулкынлы мич, тузан суырткыч һәм мәктәптә укучы балаларына уку кирәк-яраклары алу өчен 20шәр мең сумга сертификатлар тапшырдылар.

Ә бәйрәмгә якын-тирә авыллардан да килгәннәр иде. Үзенчә бер сабантуй булды ул. Аниматорлар балаларның күңелләрен күрде, бушка тәмле мамык, попкорн бирделәр, батутта сикерделәр, уйнадылар, сыйландылар. Алып баручы өлкәннәрне дә тик тотмады, биетте, җырлатты. Шатерлар корып, бөтен кешегә сыйдан сыгылып килерлек итеп өстәлләр әзерләгәннәр иде. Пылау пешеп торды. Өйлә намазы вакытында бәйрәмне туктатып, азан әйтелде. Бәйрәм кичкә кадәр барды. Оештыручылар балаларның, өлкәннәрнең күңелләрен күреп, үзләренә күпме савап җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X