Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ничек, парниклар ни хәлдә? Нәрсә үстерәсез?

    20 мартта парникка яшел сабакка суган, төпкә бирә торган вак суган орлыгы, яфракка кызыл чөгендер, салат, редис утырттык.

    Узган ел шаулап үстеләр. Быел юк. Вак орлык суганы 20 көннән соң гына тишелде. Редис, яшел суган әйбәт. Чөгендер дә тишелеп кенә килә. Парникны җылытмыйбыз. Кая ашыгасың? Өлгерербез әле.

    Кыяр, помидорга кадәр рарникны шулай кулланып алабыз.

    Реклама

    Бүген яшь редисны яфрагы белән салатка турыйбыз. Яшел суган, көнбагыш мае салабыз. Менә дигән тәмле салат килеп чыга.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: