Реклама
Алар күптән түгел генә табылган.
Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге фатирда 36 яшьлек хатынның һәм аның 73 яшьлек әнисенең үле гәүдәләре табылган. Аларның үлгәннән соң, шулай 7 көн ятуы билгеле.
Гәүдәләр 2 мартта табылган. Әлеге вакытта бу хәлне тикшерү дәвам итә. Алдан билгеләнүенчә, аларның үлеме ниндидер физик көч тәэсирендә барлыкка килмәгән.
Ә менә бер атна буе ике кешенең язмышы белән беркемнең дә кызыксынмавы гаҗәп. Әйткәндәй, мондый хәлләр әледән-әле ишетелеп тора. Бер-беребезгә игътибарлы булсак иде...
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/nile-kizli-ber-atna-elek-k-vafat-bulgan-157999/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз