Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Нур" балалар телерадиостудиясенең "Алтын каләм" фестивале (ВИДЕО)

    Бу кызыклы.

    Арча Укучылар сараенда булды ул.  "Нур" телерадиостудиясе үзе дә Укучылар сараенда урнашкан. Җитәкчесе Зөлфирә  Маннаповна Зарипова. Балалар күп җыелган иде. Телерадио, журналистика белән кызыксынучы балалар күп. Авыллардан да килгән иделәр. Кайберләренең әти-әниләре дә монда иде.

    Реклама

    Очрашуны алып баручылар үзләренең иҗат эшләре, уңышлары турында сөйләп, экраннан күрсәтеп бардылар. Кызыклы, эчтәлекле видеосюжетларны кызыксынып карап утырдык. Соңыннан уңышка ирешкән балаларны котлаулар булды. Күп шәһәрләрдә булып, конкурсларда җиңгән команда бу. Район үзенең мондый командасы белән горурлана ала. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: