erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ныклы терәгем – хезмәттәшләремә рәхмәтлемен

Венера Кәримова югары уку йортын тәмамлап кайткан көннән Арча үзәк хастаханәсендә эшли.

Арча кызы. Әнисе Рәшидә кибетче, әтисе Әгъләмҗан слесарь булып эшләгән. Гаиләдә ике кыз бала үсәләр. 1989 елда өченче мәктәпне медальгә тәмамлый. Укыган чагында хыялында булмаса да, иптәш кызына ияреп медицина институтына барырга уйлый кыз.

Өченче елында рабфактан соң гына керә ала. Педиатрия факультетына. Шуңа кадәр Арча үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә санитарка булып эшләп, чыныгу ала тора.

– Икенче курста Рафис белән таныштым. Алтынчы курста өйләнештек. Ул бер ел алдан туган ягы Питрәчкә кайтып китте. Миңа анда урын булмады. Практикаларны Арчада үткән идем. Чакырдылар. Кайттык. Башта әниләр янында яшәдек. Аннан яшь гаилә дип (ике балабыз бар иде инде) фатир бирделәр. Ирем белән икебез дә балалар консультациясенә эшкә урнаштык. Мин участок педиатры, ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире, укып кайтып, балалар консультациясендә невролог булдым. Кан тамырлары үзәге ачылгач, шунда күчтем. Соңгы алты елда баш табиб урынбасары. Ковид башланып, инфекцион госпиталь ачылгач, баш табиб аны җитәкләргә алынырга тәкъдим итте.

– Сез каршы килә алмадыгыз?

– Юк инде. Башта бик авыр булды. Утыз урын. Авырулар күп. Авыр хәлдә-

геләре дә бар. Казан хаста-ханәләре алмый. Куркытты. Әмма ныклы терәгем –  хезмәттәшләремә рәхмәтлемен. Бөтен эшне бергә киңәшләшеп, ярдәмләшеп башкардык. Хирург, невропатолог, терапевт – барысы да шунда булды. Районнардагы табиблар белән аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Аннан ватсабта махсус төркем бар иде. Бөтен Татарстан хастаханәләре табиблары, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары да килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, фикер алышабыз. Виртуаль рәвештә авыруларны карап чыгабыз. Онлайн-консилиумнар үткәрелә. Һәр препарат буенча да. Кулланырга ярыймы аны, юкмы? Ничек кулланырга? Төнлә дә, ял көннәрендә дә элемтәдә булырга кирәк. Казандагы инфекцион хастаханә безнең куратор. Бөтен мәгълүматларны аларга җибәрәбез, белгечләр чакыртабыз. Безне ныклы контрольдә тоталар. 

– Хәзерге вакытта да хәл шулай торамы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Юк. Әмма соңгы вакыттаавырулар саны тагын арта башлады. Табиблардан Гөлсинә Абдуллина белән икәү калдык. Терапевт Роза Сәлимгәрәева һәрвакыт безнең янда. Өлкән шәфкать туташы Гөлназ Васильева белән палата шәфкать туташы Клара Хәлиуллина турында да батыр йөрәкле ханымнар дияр идем. Әмма урыннар кимү тынычланырга ярый дигәнне аңлатмый. Үз-үзеңне сакларга, тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Һәр кешегә. Авырмасыннар иде – безнең теләк шул. Ә бу авырудан котылу юлы бер – вакцина ясату. Шуңа сәламәтлекләре турында кайгыртып, вакытында вакцина ясатсыннар иде.

– Бөтен табиблар авырып чыкты, диләр. Сез бигрәк тә эпиүзәктә.

– Әйе, барыбыз да авырдык. Мин авыруны җиңелрәк кичердем. Ә менә апам бик каты авырды. Аллага шөкер, аякка басты. Бездә андый могҗизалы хәлләр булып тора. Балтач кешесен китерделәр. Бик авыр ятты. Көн дә Арчада яшәгән әбисе килеп исән калдырыгыз баламны, дип безгә ялвара. Исән калды ул. Кайнар ноктада хезмәт иткән кеше булып чыкты. “Сугышта да болай куркыныч түгел иде”, – диде соңыннан.

– Бу бүлекчәдә эшләргә психологик яктан бик авырдыр?

– Башкаларга бик авыр булды. Мин кан тамырлары үзәгендә реанимациядә эшләгәндә тормыш мәктәбен үттем инде. Инсульт белән авыручылар ятты. Төрле хәлдәгеләр булды. Һәрберсен, бәлки, исән калыр, дип өметләнәсең. Аңлыйсың, әмма йөрәк кабул итми. Һәр авыру, ничә яшьтә булуына карамастан, кемнеңдер кадерлесе бит. Өйгә кайткач нервларны тынычландыру өчен бәйләүгә утырам.

– Әти-әни – табиб. Балалар сезнең юлдан китмәдеме?

– Юк. Ринат та, Алинә дә күреп үстеләр. Балаларга артык игътибар бирергә, гаилә белән йөрергә туры килмәде. Мин эш буенча бераз гына “авыру”. Укытучым Марзыя Гыйльметдиновна: “Башкарган эшегез күңелегезгә ятышлы булсын, кеше алдында оялырлык булмасын”, – дия иде. Миндә вакчыллык бар. Йөрәгеңә якын аласың, гадирәк бул, диләр. Шундый тәрбия алган инде. 49 яшьтә кая үзгәрәсең?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X