erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өч атнада – ике машина

Айзат Сәләхов крестьян-фермер хуҗалыгының Брейзен Зип кушаматлы юртак аты Кайбыч һәм Мөслимдә үткән Сабантуйларында беренчелекне яулады.

Ике Сабантуй арасында нибары өч атна вакыт узды, – ди Айзатның әтисе Шәйдулла Сәләхов. – Икесендә дә атлар чабышында куелган җиңел машиналар безнең районга кайтты. Берүк ат белән бит әле! Булса да, бик сирәк була торган хәл бу.

Атларга булган мәхәббәт Сәләховларда буыннан буынга күчеп килә. Бабалары Сәләхетдин озак еллар атлар караган. Аның улы Имаметдин абый 47 ел бригадир булып эшләде. “Аңа мотоцикл бирмәкчеләр иде, атны ташламыйм, дип баш тартты”, – ди Шәйдулла Сәләхов.

Шәйдулла Сәләхов та гомер буе атлар яратып яши. “Төрнәле” колхозында җитәкче булып эшләгәндә бөтен малайларга ат беркетеп чыккан иде ул. Чөнки моның малайлар өчен нинди шатлык икәнлеген үзе яхшы белә. Шул вакыт бер малайга ат җитми кала бит. Малай Шәйдулла абыйсы янына елап керә. Аңа бер ат табып бирергә туры килә.

Айзат та кечкенәдән әтисенә ияреп атлар янына бара. Бераздан үзләре Арчада атлар тота башлыйлар. Айзат егыла-егыла атка атланып йөрергә өйрәнә. Иптәш малайлары да мөмкинлек булу белән атлар янына килергә атлыгып тора. Сабантуйларда чабышларда катнашып, җиңүләр яулыйлар.

Айзат 2013 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрде. “Иң беренче итеп үзебезнең хуҗалыктан атларны алып килдек”, – ди ул. Хәзер инде атлар биредә тулы бер көтү. Төрле токымдагылары бар. Сабантуйларда, атлар катнашындагы башка ярышларда Сәләхов крестьян-фермер хуҗалыгы атлары катнашуы үзе үк ямь өсти.

Сабантуйлар атлар чабышы белән күңелле. Ә атны анда катнашырлык, җиңәрлек итеп әзерләү өчен еллар буе күпме хезмәт куярга кирәк! Тәрбиясе дә яхшы (аларга балга кадәр ашаталар), өйрәтүләр даими булырга тиеш. “Мари Илендә Анатолий Александров дигән кеше чабыш атларын ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә, – ди Айзат. – Безнең үзебездә туган Брейзен Зипны да (аңа дүрт яшь) өйрәтергә шунда бирдек. Анда бөтен шартлар бар. Атны көзен генә алып кайтабыз да, күпмедер вакыттан соң тагын илтәбез”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Анатолий Александровның улы Александр атлар өйрәтеп кенә калмый, үзе дә ат чабышларында катнаша. Арча Сабантуйларында да күрәбез без аны.

Кайбыч Сабантуенда да Брейзен Зип белән Александр чаба һәм беренчелекне яулый. Көрәш батырына түгел, ә ат чабышында җиңүчегә “Лада-Гранта” машинасы куелган була.

Ә өч атнадан Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабантуе буласы. “Башка ярышларда катнашмыйча шуңа әзерләндек, – ди Айзат Сәләхов. – Бу юлы да җайдагы Александр булырга тиеш, дип килештек. Чөнки ат аңа ияләнгән”. Һәм ялгышмадык. Уналты ат арасында безнең ат беренче килде. Төп бүләк – Татарстан Президенты кубогы һәм “Лада-Гранта” машинасына лаек булды.

Җанатарлар арасында арчалар да шактый иде, ди Айзат. Махсус безнең ат өчен җан атарга килгәннәр, рәхмәт аларга.

Җиңүче атның “энесен” дә ярышларга әзерлиләр, әлегә ул бик тыңлап бетерми, әмма өмет зур үзенә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X