Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Оныкларга, оныкчыкларга бай әби

    Арча район башлыгы Илшат Нуриев 9 февральдә Сөрде авылында яшәүче Разия Вәлиеваны

    Арча район башлыгы Илшат Нуриев 9 февральдә Сөрде авылында яшәүче Разия Вәлиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

    Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

    Разия әби Шурабаш авылында туган. Аңа тормыш авырлыкларын яшьтән татырга туры килә.

    1952 елда Фәрит Вәлиевка кияүгә чыга. Хисапчы, кассир, терлекче булып эшли. 1968 елдан лаеклы ялга чыкканчы почтальон була. Хат ташучының сумкасы бик авыр еллар бу: “ Азат хатын” журналы гына да 68 данә килә иде”, - диләр кызлары.

    Алар биш кыз үстерәләр. Хәзер 10 оныклары, 16 оныкчыклары бар. Фәрит абый гына 2002 үлеп киткән.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 9 февраль 2020 - 18:59
      Без имени
      БИК матур эби 😍