Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Өйне коткарып калганнар

    Сүз Арчадагы янгын турында бара.

    Без Арча янгын часте гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев белән сөйләштек. Хәл болай була. 3 мартта 13 сәгать 58 минутта Арчада Метериология урамы 10 йортта янгын, дигән хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә мунчаның түбәсе яна торган була. Хуҗа, мунчада кешеләр юк, куркыныч янучан әйберләр дә юк, дип каршы ала. Янәшәдә сарай, йорт. Янгынчылар янгын таралмасын дип тырыша. Санаулы минутларда янгын сүндерелә. Йорт исән кала. Янгын электрдан чыккан дигән фараз бар.

    Реклама

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: