erid:2VtzquqpS7d
Пакетлар барлык мәктәп укучыларына да бирелә
Арча яңалыклары

Пакетлар барлык мәктәп укучыларына да бирелә

Мәктәп укучыларына ашамлыклар тутырылган пакетлар өләшәләр, дип сайтта язгач, сораулар, фикерләр шактый булды.

Без бу турыда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров белән сөйләштек.

-- Ашамлыклар тутырылган пакетлар 1 класстан алып 11 класска кадәр барлык балаларга да бирелә. Монда авыл мәктәбе, шәһәр мәктәбе дип аеру юк, -- диде ул.

Безнең малайлар, мәсәлән, Арчаның 1нче мәктәбендә укыйлар. Ике малай - икесенә ике пакет алдык. Пакетта сыек май, геркулес, ярма, манный, чәй, токмач, сок бар иде. Ике пакетны көчкә күтәреп кайттым. Пакетны күргәч, малайлар бик сөенделәр. Рәхәтләнеп согын эчтеләр. Без бик рәхмәтле.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев