erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пирожное пешерәбез

3 йомырка, 1 банка куертылган сөт, 1 стакан он, 1 пачка (20 гр) камыр көпшәкләндергеч (разлыхлитель) кирәк була.

Аларны бергә кушып болгатабыз да газ миченә куеп пешереп алабыз.  
Крем өчен 20 процентлы 250 мл каймак, 250 мл катык, 3 аш кашыгы шикәр комы алып болгатабыз. Баллы яратучылар шикәр комын күбрәк тә куша ала.
Бисквит бик тиз пешә, аны кем ничек тели, шулай кисә, түгәрәкләп киссәгез дә, ромбиклап та ярый, минеке рәсемдә күренгәнчә.
Түгәрәкләп киссәгез, кырыйлары кала, шуның өчен мичегезне сүндерми торыгыз. Калган валчыкларны шунда киптереп алып, блендерда ваклагыз.
Пирожныйларны һәрьяклап алдан әзерләгән кремга батырып алабыз да киптерелгән валчыкларга манабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X