erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Президент Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлый

Христос туган көн...

Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Раштуа бәйрәме белән котлады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне җанга яшәү дәрте, бәрәкәтле көч өсти торган Раштуа бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Бик күп гасырлар элек Җиргә могҗизалы төстә Коткаручы киләчәге турында хәбәр биргән Вифлеем йолдызының якты нурлары бөтен дөньядагы христианнарның күңелендә бүген дә балкый. Раштуада дин тотучыларның мәхәббәт һәм мәрхәмәткә, камиллеккә, татулыкка һәм аңлашуга булган көчле омтылышлары, зур өметләре чагылыш таба.

Христос туган көн — төрле буын вәкилләрен, яшен-картын берләштерә торган, өлкәннәр дә, сабыйлар да бердәй дулкынланып һәм шатланып каршы ала торган ямьле гаилә бәйрәме дә. Ул кешеләр тормышын тылсым һәм ихлас сөенеч белән бизи, бу көннәрдә без ананың баласын өзелеп яратуын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне гәүдәләндерүче борын-борыннан туплана килгән рухи хәзинәләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аеруча ачык тоябыз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгълүм авырлыклар һәм югалтуларга карамастан, узган елда православие динен тотучы татарстанлылар гадәттәгечә игелек һәм шәфкать юлыннан тайпылмадылар, иман байлыгын тиешле югарылыкта сакладылар. Без хәзерге вакытта Богородица монастыреның бөтен Россия күләмендә изге гыйбадәтханә дип танылган Мәрьям Ана Казан иконасы соборын торгызу эшләрен тәмамлап киләбез. Догалар укып, изгелек нуры иңдерү һәм аны ачу тантаналарын быел уздырырга ниятлибез.

Яңа елда дини тормыш шулай ук әһәмиятле вакыйгаларга, зур казанышларга, олы җиңүләргә бай булыр дип ышанам.

Сезгә Раштуада күтәренке кәеф, нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм уңышлар телим!» — диелгән котлауда Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/06-01-2021/r-st-m-mi-nehanov-rashtua-b-yr-me-bel-n-kotlady-5797463

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X