erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Президент вазыйфасына тагын дүрт кандидат теркәлде. Булдылар бишәү.

Быел тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республика Президенты вазифасына тагын дүрт кандидатны теркәде. Быел тавыш бирү өч көн (11-13 сентябрь) дәвам итәчәк. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әйтик, Үзәк сайлау комиссиясенең 113нче киңәшмәсе кысаларында Коробченко Олег Владимирович («Үсеш партиясе»), Михеев Альмир Александрович («Гадел Россия»), Вәлиев Альфред Рәкыйп улы («Россия коммунистлары»), шулай ук Сурчилов Владимир Валерьевич (ЛДПР) ТР Президенты вазифасына кандидат таныклыклары алды. «Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар теркәү өчен тәкъдим ителгән документларны карагач, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аларның «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокукы гарантияләре турында“гы федераль закон һәм ТР Сайлау кодексы таләпләренә туры килүен билгеләде», — дип искәртте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кандидатларның һәркайсы «минималь фильтр»ны узды — муниципаль депутатларның үзләрен яклап куелган ким дигәндә 5 процент имзасын җыйды. Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия» партиясе кандидаты буларак) республика Президенты вазифасына кандидат сыйфатында иң беренче булып теркәлде. Ул кандидат таныклыгын 24 июльдә алды. Шунысын да искәртик: быел тавыш бирү өч көн (11-13 сентябрь) дәвам итәчәк. Аларның соңгысы бердәм тавыш бирү көне санала
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99yas%D3%99t/tatarstan-prezidenty-vazifasyna-bish-kandidat-terkl-uzdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100-летие ТАССР

2
X