erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Путин, Трамп һәм Меркель иртән нәрсә ашыйлар?

Европа медицина институты экспертлары сәясәтчеләрнең рационы турында сөйләгән.

 Русия Президенты Владимир Путинның, АКШ лидеры Дональд Трампның һәм Германия канцлеры Ангела Меркельнең, шулай ук Испания премьер-министры Педро Санчесның иртән нинди ризыклар белән туклануы билгеле булган.

 Владимир Путин башлыча симез булмаган ит, майлы һәм майсыз сортлы балык, яшелчә-җимешләр, ботка һәм йомырка белән туклана. Президентның рационында тирәнтен эшкәртелгән ризыклар юк. Иртәнге ашы, кагыйдә буларак, чи бүдәнә йомыркаларыннан яки гади йомырка тәбәсеннән, җимешләрдән, Алтай балы кушылган карабодай боткасыннан  тора.

Президентның кичке ашы да җиңелчә генә – башлыча сөт һәм сөт ризыклары. Яхшы формада булырга Путинга спорт – йөзү, кәрәш белән мавыгу, чаңгыда йөрү, хоккей ярдәм итә, дип хәбәр итә El Confidencial.

АКШ президенты фаст-фуд ярата, диләр: гамбургерлар, сэндвичлар, бекон, соус, пицца, камыр ризыклары.

Ангела ханым төйгән бәрәңге һәм сосискаларга, сырлы фондюга һәм сыра өстенлек бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Испания премьер-министры Педро Санчес   яшелчә-җимешләр, салатлар, ит, балык ярата. Санчес әфәнде күп су эчә, атнасына өч тапкыр спорт белән шөгыльләнә.


Фото:AmurMedia 

Чыганак:AmurMedia 

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-yas-t/Putin-Tramp--m-Merkel-irt-n-n-rs-ashiylar-156420/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X