Гриппка каршы вакцинацияне эпидемия сезоны башланганчы үткәрү инфекциядән саклануга һәм аның мөмкин булган өзлегүләрен киметергә юнәлдерелгән профилактик чара булып тора.
Грипп эпидемиясе сезоны якынлаша. Арча үзәк район хастаханәсе балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм көллиятләргә күчмә прививка бригадаларын җибәрәчәк. Бу хакта район мәгариф идарәсе хәбәр итә.
Грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы – вакцинация
Гриппны күпләр гадәти салкын тию белән тиңли. Әмма бу инфекция бала организмы өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Авыру пневмония, бронхит, отит, синусит кебек өзлегүләргә китерергә, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына да тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Белгечләр грипптан саклануның иң нәтиҗәле чараларының берсе буларак вакцинацияне атый. Заманча вакциналар тере вирусны үз эченә алмый, шуңа күрә алар грипп белән авыру китереп чыгара алмый. Препаратлар дәүләт сертификациясе уза һәм организмның инфекция белән очрашуга алдан әзерләнүенә ярдәм итә.
- Милли профилактик прививкалар календаре нигезендә гриппка каршы бушлай вакцинация 6 айдан башлап балаларга, 1–11 сыйныф укучыларына һәм һөнәри көллият студентларына үткәрелә.
Күчмә прививка рбригадалары эшләячәк
Район халкы өчен вакцинацияне мөмкин кадәр уңайлы оештыру максатыннан Арча үзәк район хастаханәсенең күчмә прививка бригадалары белем һәм тәрбия учреждениеләренә барачак. Шулай итеп, балаларга вакцина ясату өчен поликлиникага аерым барып, чират көтәргә кирәк булмаячак.
Якын көннәрдә сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр әти-әниләргә вакцинация турында мәгълүмати белешмәләр һәм ризалык бланклары тапшырачак. Әти-әниләргә документлар белән танышып, тиешле карарны вакытында хәбәр итәргә кирәк.
Нет комментариев