erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Районда беренче хатын-кыз шофер Гөлнур Сәйфуллина: «Кечкенәдән шофер буласым килде»

Носы авылында яшәүче беренче хатын-кыз шофер Гөлнур Зиннәтуллина (хәзер Сәйфуллина) турында ул чакта бөтен район шаулады

Шулай булмый, хәзер генә ул биш машинаның өчесендә хатын-кыз, ул чакта руль артында ирләр генә утыра иде. Менә шуңа да Гөлнурның транспорт чарасы белән идарә итүе сәер тоелгандыр. Әле җиңел машина булса бер хәл, “ГАЗ-51”. Бензовоз.

Гөлнур Сәйфуллинаны хезмәттәшебез Ильяс Фәттахов урамда күреп алган. “Бу кеше турында язмый калырга һич ярамый”, – диде ул беренче шофер белән таныштырып.  

Язучы, элек редакциядә җаваплы сәркатиб булып эшләгән  Радик Фәизов шофер дип язганны өнәп бетермәде. “Шофер ул паровоз йөртүче, ә бу очракта транспорт белән идарә итүче, дип язарга кирәк”, – дия иде. Ничектер, аның шул сүзләре хәтергә сеңеп калып, һәрчак киңәшен тотарга тырыштым. Әмма бу очракта Гөлнур ханым турында нәкъ тә шофер, диясем килде. Паровоз вагоннарны ияртеп барса, заманында бердәнбер булса, еллар үтү белән артыннан әнә никадәр кешене ияртте ул. Аның артыннан ук, берән-сәрән булса да, руль артында хатын-кызлар күренә башлады. Ә хәзер алар күп.

Гөлнур Сәйфуллина бүгенге көндә Шәрык бистәсендә үз йорты белән яши. Җәяү йөри. 
– Машинада килмәдегезмени? – дип аптырап сорап куйдым.
– Юк, сигез ел эшләгәннән соң, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә, тимер атымны ташладым һәм шуннан бирле бер тапкыр да утырганым юк, –диде ул тагын бер кат аптырашта калдырып. 
Ул сәбәпләрне беләсе килде бит инде. Мин: “Иң үкенгән нәрсәм, машина йөртергә өйрәнә алмадым”, – дип, хыялымның тормышка ашмавына борчылып йөрим, ә ул тәмам остарып беткәннән соң, руль артына башка утырмаган.

– Кечкенәдән шофер буласым килде, – дип үзе белән таныштырып китте Гөлнур ханым. – Әтием Әсхәт сугыш ветераны, орденнар кавалеры. Әнием Фәргизә. Икесе дә укытучылар иде. Яңа Иябашта яшәдек. Аннан әти туган авылы Носыга алып кайтты. Мин беренче сыйныфны гына тәмамлаган идем әле. Шушмабашта укыдым. Үсә төшкәч тә хыялыма хыянәт итмәдем. Абый теш табибына укырга кертәм, диде. Юк, мин шофер булам, дип һаман үземнекен әйттем. Ул китүгә, документларымны алдым да, Үрнәккә юл тоттым.  Наил абый Закиров директор иде ул чакта. Укырга килгән утыз егет һәм... алар арасында мин – бердәнбер генә дә түгел, беренче кыз. 1977-1978  еллар бу. Роза апада фатирда тордым. Сыйныф җитәкчебез Ринат абый Тәхавиев иде. Бик яхшы укыдым. Сыйныфташларымның хөрмәтен тоеп тордым. Һәрчак ярдәм итәргә тырышалар иде. Ул еллар матур истәлек булып күңелгә сеңеп калган.

Үрнәк училищесында укуын тәмамлап, шофер таныклыгы алганнан соң, Гөлнур Сәйфуллина “Северный” совхозына эшкә кайта. Директор Әмир Сәйфетдинов вакыты. Күңелендә, бәлки, бераз шик тугандыр, әмма сиздерми, яшь кызга ышаныч белдерә җитәкче. 
– 1978 елның 19 сентябре иде. Әле дә бүгенгедәй хәтердә. “ГАЗ-51” белән Арчага ягулыкка киттем. Шул көнне үк ватылып та кайттым. Әмма гайрәт чикмәде бит. Төзәткәннән соң яңадан руль артына утырдым, – диде Гөлнур ханым ул көннәрне искә алып. 

Күрәсең, кызның үҗәтлеге җитәкчеләрдә аңа карата ихтирам уяткандыр. Аңа яңа кайткан “ГАЗ-52”не бирәләр. 
– Вагыйз Минһаҗев җитәкче булып килгән вакыт бу. Беркөнне чакырып алды да, Апаздан хатыны белән кызын хастаханәгә алып төшәргә кушты. Бу кечкенә генә йомыш минем өчен җитәкче тарафыннан зур ышаныч булды. Күңел тагын да үсеп китте, – диде ул. – Соңрак мин моңа тагын бер кат инандым. 1985 елда мине яңа кайткан “ГАЗ-52”гә утырттылар. Бу вакытта җитәкче булып Таһир Минһаҗев килгән иде инде. Берүзем ничә җитәкче белән эшләдем. Һәм берсеннән дә шелтә дә, авыр сүз дә ишетмәдем. Мактадылар, хупладылар, хөрмәт белән карадылар. Үзем дә дөрес һөнәр сайлавымны аңладым. 

Юлда төрле чак була. Әмма авырлыклар куркытмый кызны. / Фото шәхси архивтан
Юлда төрле чак була. Әмма авырлыклар куркытмый кызны. / Фото шәхси архивтан

Минзәлә совхоз-техникумына агрономлыкка читтән торып укырга керә ул. Әмма ул эшнең үзе өчен түгеллеген тиз аңлый. Аңа машина, тизлек, ирек һәм юлга чыккан саен озата барган иркенлек булсын. 
Шулай да хезмәт адресын үзгәртеп карый кыз. Имеш, авылдан китә. Бераз “Майский“ совхозында эшләп ала. Тик читтә озак тора алмый. 

– Аннан кайткач, Мөндеш егете Илсур белән таныштым. 1988 елда өйләнештек. Бик матур гомер иттек. УРСЖда төзүче иде ул. Әле дә мактап телгә алалар үзен. Улыбыз Илшат туды. Өч ел элек Илсур вафат булды. Әнием догасы белән исән-сау йөрим әле, – диде Гөлнур ханым. – Ике абыем шәһәрдә, энем Питрәч районында, авылда яши. Соңгы вакытта әни минем янда булды. Бер улыннан да артмады, һәрберсендә көтеп алынган кунак иде, әмма кыз бала белән рәхәтрәк булгандыр шул. “Кызым, синең белән җәннәттә яшәдем”, – диде

Арчага килгәч, сигез ел алны-ялны белми бензовозда эшләгән ханым, кинәт кенә яраткан һөнәрен ташлый. Фильмотекада эшли, бишенче гимназиядә техник хезмәткәр була.
– Арчага килгәннән соң бер тапкыр да машинага руль артына утырмадым. Тормыш, ир, бала, йорт-җир, хуҗалык. Терлекләр, кош-корт асрадык. Заманында машинада йөрүдән, аның белән идарә итүдән тәм таба идем. Авыл халкына һәрвакыт ярдәм иттем. Хастаханәгә, бәбәйләргә бала табу йортына алып бардым. Әйтсеннәр иде, дип кенә тора идем. Шимбә, якшәмбе җиттеме, үземдә хәлсезлек тоя башлыйм. “Әни, бер чыгып керәм әле”, – дип машинага утырып әйләнеп кайтсам, хәл керә иде. Мине “Әсхәт малае”, дип йөрттеләр, – дип ерактан башлады кабаттан машинага утырмау сәбәбе белән кызыксынгач. –  Хәзер куркыта. Шәрык бистәсендә ике катлы йортта яшим мин, Аллага шөкер, тормышым яхшы. Арча үзәгенә азык-төлек алырга киләм дә, күтәреп кайтырга авыр булганда, “Эх, машинада булсам”, – дип уйлап куям. 

Берүзе яшәсә дә, ялгыз түгел ул. Улы Илшат әни, дип тора. Килене Алсу белән дә килешәләр. Бер оныгы Адилә беренче сыйныфны тәмамлаган, икенчесе Әсхәткә (Гөлнурның әтисе исемен кушканнар) биш яшь. Аерым яшәсәләр дә, төп йортка киләләр, ярдәм итәләр. Алар булганда, зур йорт шау итеп тора.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев