erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбызда бер-бер артлы өч юл-транспорт һәлакәте булды

Көн тудымы, ниндидер бер күңелсез хәбәр килеп ирешә. Илдәге вәзгыять турында түгел әле сүз. Соңгы арада гына да районда ничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Арча–Яңа Кенәр юлында, Өчиле авылы турысында булганы хакында язып чыккан идек инде. Хәтерләсәгез, анда җиңел машина тракторга бәрелеп янып бетте, җиңел машинадагылар төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды.

Һәм менә тагын бер-бер артлы өч юл-транспорт һәлакәте. Өчесенең дә сәбәбе – юлда тизлекне арттыру. Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илфат Шиһабиев белән әлеге юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләштек һәм шундый нәтиҗәгә килдек.

Руль артында хатын-кыз

22 сентябрь көнне 12 сәгать 40 минутта Арча–Сеҗе юлының 19нчы километрында Арчадан Сеҗе ягына баручы “Лада-Приора” машинасы юл һәлакәтенә очрый. Артык кызу тизлек белән барган җиңел автомобиль алда барган “КамАЗ” машинасын куып җитә, туктап калырга өлгерә алмый, бәрелмәскә тырышып каршы як полосага чыкмакчы була, әмма бәрелмичә генә үтеп китә алмый. Өстәвенә әле каршысына икенче “КамАЗ” машинасы килеп чыга һәм ул шуның астына да килеп керә. Нәтиҗәдә “Лада-Приора” белән идарә итүче 1996 елгы хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре ала һәм Арча үзәк хастаханәсенә озатыла.

Илфат Шиһабиев аңлатмасы:

Җиңел машинадагы хатын-кыз барлыгы дүрт ел машина йөртә. Соңгы ике ел эчендә 4 тапкыр юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штрафка тартыла. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе – юлда хәрәкәт иткән икенче машина белән ике арада тиешле дистанцияне сакламау һәм кызу тизлек. Бик нык каядыр ашыккан, нәтиҗәдә, анда да барып җитә алмаган, үзе дә зыян күрде. Юл ашыгуны яратмый, сак булырга кирәк. Бу урында әле юл төзекләндерү эшләре бара. Димәк, тагын да игътибарлырак һәм уяурак булу сорала. Зинһар, үзегезне саклагыз. Сезнең ашыгу нәтиҗәсендә башка бер гаепсез кешеләргә дә авырлык килүе бар. Аның турында да онытмагыз.

Бер ай гына йөргән

30 сентябрьдә кичке 8 сәгатьтә “Казан-Малмыж” юлының 67нче километрында, Арчаны әйләнеп үтү юлындагы “Илфани”  кибете турысында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп иреште. Казаннан кызу тизлек белән кайтучы 2004 елгы егет идарә иткән “Шкода-Октавия” машинасы “Илфани” кибетенә борылырга дип торган “Лада-Калина”га (руль артында хатын-кыз була) килеп бәрелә. Көчле бәрелү “Лада-Калина”ны каршы як полосага “ыргыта” һәм ул каршыга килүче икенче “Лада-Калина”га килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә, ике “Лада-Калина” машинасын йөртүче дә төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала. Аеруча нык авырлык каршы яктан килгән машина йөртүчегә төшә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илфат Шиһабиев аңлатмасы:

Бу урында 80 белән барырга рөхсәт ителә. Тик транспорт белән идарә итүче төрле шартларны истә тотарга тиеш. Беренчедән, караңгы вакыт. Яктыртылган урын булса да, бу турыда истән чыгарырга ярамый. Аннан һава шартлары турында да онытмаска кирәк. Кайчак акрын йөрү дә таманга килә. Бу көн дә яңгырлы, юл юеш иде. Алда әйткәнемчә, бу юлы яшь егетнең кызу тизлек белән баруы бер гаепсез кешеләргә зыян китерде.

Ә юл-транспорт һәлакәте китереп тудыручыга килгәндә, ул әле яңа гына машина йөртү хокукы бирүче таныклык алган булган. Транспорт чарасы белән идарә итү стажы бер ай. Кулга права алу ул күзгә ак-кара күренмичә чабарга ярый, дигән сүз түгел, зур җаваплылыкны күз алдында тота.

Бер кеше һәлак булган

Октябрь ае да юл-транспорт һәлакәте белән башланып китте. 1 октябрьдә төнге 2 сәгать 45 минутта Түбән Мәтәскә авылында Казаннан Балтач ягына кайтучы “Скания” машинасы тиешле тизлекне сакламый, идарәне югалта, борылышны күрсәтүче юл билгесенә килеп бәрелә һәм янга ава. Машинага 20–25 тонна кукуруз төялгән була, ул өй янында торган җиңел машина өстенә коела, аны этеп барып, баганага китереп сылый. Шундагы йортның коймасына да зыян сала. Ул тирәне кукуруз “каплап” ала. Дөрес, тиз арада машина йөртүченең хуҗасы килеп җитә, аны урнаштыру мәсьәләсен хәл итә. Кукурузны җыюда көрәк-себеркеләр белән чыгып, авыл халкы да булыша.

Ә үзенең янындагы 1976 елгы пассажиры урында һәлак була. Чөнки машина пассажир ягына ава, утыргычлар аны китереп кыса, машинаны күтәрмичә, мәетне ала да алмыйлар.

Илфат Шиһабиев аңлатмасы:

Машинаның йөк белән ерактан кайтып килүе. Арган килеш юлга чыгарга ярамый. Туктап ял итәргә кирәк. Һәм юл-хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга. Караңгы вакыт булса да, бу тирәдә яктыртылган. Бар нәрсә күренә.

Бу очракта авыр техника чакыртырга туры килде. МЧС, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре, һәрвакыттагыча, вакытында килеп җитте. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен суд ачыклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X