erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рамил Сафиуллинның бүген туган көне! Котлыйбыз!

Ул безнең элеккеге хезмәттәшебез.

Кай арада 60 ел үткән! Яланаяк йөгереп үскән балачак, күңелле, хыялый яшьлек еллары, өйләнеп, йөгерә-атлый тормыш итүләр, сөеп-яратып, матур күлмәкләр кидереп, кызлары Лилияне үстерүләр, шау-гөр килеп кызны кияүгә бирүләр -- бар да матур бер төш булып хәтергә уелып калган...

Рамил Сафиуллин Күпербаш егете. Игезәк сыңары. Әти-әнисе Тәлгать абый белән Сания апага 5 егет үсә алар. Төпчекләре игезәк була: Раил белән Рамил. Рамил мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтын тәмамлый. Беренче эш урыны -- Венета мәктәбендә була. Мәктәп директоры булып та эшләгән шәхес ул. Арча радиосында, Арча редакциясендә журналист булып эшләде.

Яхшы кеше ул Рамил. Кешегә каты бәрелмәс, үз фикере булыр. Шаяртып сөйләшергә дә ярата. Яхшы хезмәттәш, яхшы тормыш иптәше, яхшы әти. Арча станциясе кызы Нәҗибә белән матур гына гомер итәләр. Кызлары Лилия хәзер Казанда, кияүгә чыкты, үз гаиләсе белән яши. Бүгеге көндә Рамил Арчаның 6нчы мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча җаваплы белгеч.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без Рамилгә һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык, балалар бәхете телибез. 

Тулырак итеп район газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X