erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котлады

Арчада яшәүче Венера Нуриева бүген, 2 гыйнварда, 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Мөхтәрәм ветеранны юбилее белән  район башлыгы Илшат Нуриев котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

Венера Нурмөхәммәт кызы бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган, тырыш хезмәте белән укучыларының, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган педагог. Ул Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Бүген аның укучылары Татарстанның төрле районнарында намуслы хезмәт итә. 

Венера ханым актив тормыш алып бара. Спортта да, җәмәгать тормышында да сынатмый. Үз вакытында ул чаңгы спорты буенча Татарстан җыелма командасы составында була. 

Күпмедер дәрәҗәдә Венера Нурмөхәммәт кызы безнең дә коллегабыз әле ул. Ул һәрдаим безнең актив хәбәрчебез булды. Әле дә ул район халкын үзенең эчтәлекле мәкаләләре белән сөендереп тора. 

Бүгенге матур юбилей көнендә хөрмәтле ветеранны, мөхтәрәм укытучыны юбилее белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов, Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм күпсанлы укучылары котлады. Алар барысы да ветеранга җылы котлау сүзләре җиткерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үзен котлаучыларга ветеран да җавапсыз калмады, бик матур шигырь юллары бүләк итте. 

Хөрмәтле Венера ханым, Сезне чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, шатлык-куанычылар тулы көннәр телибез. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X