Район башлыгын судка бирәләр
Фатир-казино хуҗасы эштән киткән.
Санкт-Петербургта «Введенский» муниципаль районы башлыгы, «Бердәм Русия » партиясе әгъзасы Олег Калядинның фатирында полицейскийлар тикшерү үткәргән һәм биредә яшерен казино оештырылуны ачыклаган.
Бүген Олег Колядин үзенең вазыйфасыннан отставкага китүе турында белдергән. «Бердәм Русия»нең Санкт-Петербург бүлеге җитәкчелеге, чиновник партиядән чыгарылачак, дигән.
Колядин әлеге районны 2009 елдан башлап җитәкләгән һәм Санкт-Петербург Законнар чыгару җыелышы рәисенең киңәшчесе булып торган.
Колядинга законсыз рәвештә комарлы уеннар оештырган өчен хәзер җинаять эше яный.
Фото: Лента.ру
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Rayon-bashligin-sudka-bir-l-r-115743/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев