erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район тарихында беренче туризм ярышлары

29 май көнне районда туризм буенча беренче тапкыр зур чара оештырылды.

Арча стадионында Арча Укучылар сараена туризм түгәрәгенә йөрүче һәм район мәктәпләрендә шөгыльләнүче укучылар өчен ярышлар уздырылды.

Ярышларның беренче этабы велотуризм өчен махсус мәйданчык ачу тантанасы иде. Тантананы һәм “Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы” проекты кысаларында булдырылган әлеге мәйданчыкны район башлыгы Илшат Нуриев ачты. “Нинди генә спорт төре белән шөгыльләнсәгез дә, барысы да кирәкле. Районда һәр спорт юнәлешен үстерү өстендә күп эшләр алып барабыз. Әлеге мәйданчыкларны эшләүдә көч куйган Арча Укучылар сараена зур рәхмәт. Бирегә җыелган спортчыларның һәркайсына уңышлар телим”, – диде ул үз чыгышында.

Үзәк территориаль иҗтимагый үзидарәсе Арча Укучылар сарае белән берлектә “Велотуризм спорты – яшьләр сайлавы”  проектын тормышка ашыру өчен Президент фонды грантын откан иде. Проектның төп максаты – велотуризм спорты белән системалы рәвештә шөгыльләнүче район балалары һәм яшьләре санын 100 кешегә җиткерү һәм Арча районы территориясендә велотуризмны үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру. Грант акчасына велосипедлар алынган иде. Шулай итеп район спортчылары махсус мәйданчыклы да булды.

Тантаналы өлештән соң, төп ярышлар башланды. Районыбыз мәктәпләреннән 110 катнашучы җыелган иде. Спортчылар дүрт юнәлештә көч сынашты: җәяүле, су, велосипед һәм спорт туризмы. Һәр ярышны Казаннан кайткан тәҗрибәле спорт осталары күзәтте. Туризм буенча спорт остасы Равил Нәбиуллин, туризм һәм экскурсия буенча балалар һәм яшьләр үзәге директоры урынбасары Сергей Дерзаев, велосипед туризмы буенча дөнья чемпионнары, Россиянең спорт осталары Валерий Ромасенко һәм Альмира Галиева спортчыларның чыгышларын бәяләде һәм соңгы нәтиҗәне чыгарды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бирегә килгән һәр катнашучы үзен җиңүче дип атый ала. Чөнки туризм көч кенә түгел, сабырлык, үҗәтлек һәм һәр яклап үсеш таләп итә. Җиңүләрегез дәвамлы булсын, яшь спортчылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X