erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов вафат

Яхшы кеше иде.

Гаиләсе, туганнары, күршеләре, дуслары, эшләгән коллективы, гомумән, бөтен Арча шок хәлендә. Ничек, кайчан, кайда? Коронавирустан түгелдер ич? Яшәргә дә яшәргә иде бит әле!

Безнең дә бу хәбәргә ышанасы килмәде. 60та тулмаган килеш... 

Ринат Абделхакович 1962 елда Арчада туып үскән. Югары белемле ветеринария белгече. Гомере буе шушы өлкәгә хезмәт итте.

Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы Ринат Фәйзрахманов  2015 елның мартыннан район ветеринария берләшмәсен җитәкли. Авыр хезмәт. Бүген нинди генә чирләр баш калкытмый. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп үтәргә кирәк.

Хезмәттәшләре:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Таләпчән, тәртипле, әйбәт кеше иде, -- дип юксыналар.

Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында эшләгән Лилия Рубисовна белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Оныкларны сөеп яшисе иде дә, юк, сәгатең җитсә, чигенеп булмый икән...

Коронавирус белән чирләгән булган. Ә бу чир шома гына үтми.  Бәлки шуның тәэсире булгандыр? Ничектер шуннан соң сәламәтлеге йомшарып калган, диләр... Хәер, сәбәпләрен белгечләр ачыклый.

Бүген Казан хастаханәсендә вафат булган. Бик кызганыч. 

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэрхумнен якыннарынын кайгысын уртаклашабыз.Авыр туфрагы жинел булсын.Ходай сезгэ сабырлык бирсен

    2
    X