erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районның хөрмәтле хирургы вафат

Гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз.

Заманында район үзәк хастаханәсендә хирург булып эшләгән һәм 1977-1988 елларда хирургия бүлеге мөдире булып хезмәт иткән Муллагали Бәйрәмгалиевич Локманов вафат.

Тулы исеме -- Муллагали Бәйрәмгалиевич. Халык аны Гали Бәйрәмович дип белә. Күлтәс авылында 1951 елның 15 августында туган. Җәйгә 70 яшь туласы булган. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, 1975 елда Арча үзәк хастахәнәсендә хирург булып эшли башлый. 

Районның хөрмәтле хирургы. Халык ярата иде үзен. Яхшы күңелле табиб. Иптәше Фәния ханым белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Фәния Бариевна Арчаның 3нче мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укытты.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гали Бәйрәмович сәламәтлеге буенча (инсульт) 2002 елда ялга китә. Яхшы хирургларга эшләргә дә эшләргә иде югыйсә. Хирург хезмәте авыр шул... Халык күңелендә ул яхшы бер табиб булып истә калачак.

Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин

    Теги: Арча хәбәрләре

    2
    X