erid:2VtzquqpS7d
Үрдәкләр ник ябыккан
Арча яңалыклары

Үрдәкләр ник ябыккан

Бер атна эчендә үрдәкләр ябыккан.

Үрдәкләрем 4 килога якын булдылар, дип сөенгән идем. Калган өчесен бу атнада хәл иттек. Әмма үрдәкләр ябыккан. Димәк, салкынны яратмыйлар. Пешкән ризыктан да туйган иделәр инде. Корыны гына чемченделәр. Ашамагач, билгеле, ябыгалар. Әмма йолкуы җиңел булды. Карап торышка матур алар, әмма йоннары гына шулай купшы күрсәтә икән. Хөрмәтле сайтны укучылар, сез дә белеп торыгыз дип язуым. Ит--мулат үрдәкләрен салкыннар башланганчы хәл итәргә кирәк.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев