erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Редакциядә бәхәс купты

Редакциядә без кайчакта шау итеп бәхәсләшеп алабыз.

Бүлмәдә без өчәү. Баш мөхәррир Исрафил Рәхмәтуллович, авыл тормышы бүлеге мөхәррире Ильяс Фәттахов һәм мин -- хатлар бүлеге мөхәррире. 

Баш мөхәррир болай ди:

-- 20 елдан балалар мәктәптә түгел, ә өйдә онлайн аша укый башлаячаклар. Мәктәпләр бетәчәк.

-- Андый хәл булмаячак, -- дип каршы чыкты Ильяс абый.

-- Мәктәп ул белем алу йорты гына түгел, ул балаларның бер--берсе белән аралашу урыны да, -- дидем мин. -- Әгәр дә, чыннан да, онлайн укуга күчәләр икән, гарипләр үсәчәк. Балага аралашу кирәк.

-- Онлайн аша аралашачаклар, -- дип кыздырды безне баш мөхәррир.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле әти--әниләр, сайтны укучылар, сез ничек уйлыйсыз, мәктәпләрнең бетүен, балаларның өйдән торып укуын күз алдына китерәсезме сез?

Фикерләрегезне язсагыз иде.

Бүгенге көндә өйдән торып укулар бармы. Булса, безгә хәбәр итсәгез иде. Языгыз һәм шалтырата аласыз.

Телефон 3-11-58.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X