erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Республикада 2,5 миллион кешегә гриппка каршы прививка ясаячаклар

Республикада яңа эпидемия сезоны алдыннан массакүләм вакцинация планлаштырыла. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итүенчә, алдагы айларда 2,5 миллион татарстанлыга гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла.

Әлегә республикада грипп очраклары теркәлмәгән, әмма кискен респиратор вируслы инфекцияләр сезоны сентябрьдә башланачак. Хәзерге вакытта атна саен 4,5 меңгә якын салкын тию очрагы күзәтелә, бу елның әлеге чоры өчен гадәти күрсәткеч.

Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, коллективларда инфекция таралуны булдырмау өчен, эш бирүчеләргә хезмәткәрләрнең 70 процентын вакцинацияләү тәкъдим ителә. Бу — санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итүнең мөһим шарты.

Тулырак: https://sarman-rt.ru/news/newswidgetlistmgyyat-tat/respublikada-25-million-kesega-grippka-karsy-privivka-iasaiacaklar?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F84b446de-70f4-5ecd-a045-d3c2ced20ba2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре