erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәхмәт, язасыз, язып торыгыз!

Рәхмәт, хөрмәтле газета укучылар, газетабызга язып торасыз. Сайтыбызга куйган хәбәрләрне укып барасыз, үз фикерләрегезне язасыз.

Газета укучыларыбыз шәһәр, авыл хәбәрчеләре язган хатларны укырга ярата. Уйландыра, укыла торган хатлар булса, бигрәк тә. Укылмый торганнары да була мыни ул хатларның, диярсез. Төрлесе бар. Газетаның беренче битеннән ахырына кадәр укыйбыз диючеләр белән дә сөйләшеп торабыз. Кайберәүләр авторын карап, язмаларны сайлап кына укый. Ә күпләр уйландыра торган фәлсәфи язмаларны ярата. Әйе, кемне нәрсә кызыксындыра – хәбәрләрне, мәкаләләрне чүпләп укучылар бар. “Мин иң башта соңгы биттән кемнәр мәрхүм булган – шуларны карыйм”, “Ә мин белдерүләрне укыйм, чөнки минем шөгылем шулар белән бәйле” дигән фикерләрне дә ишетәбез. Килешерсез, без хәзер матбугаттан, электрон челтәрләрдән күбрәк шаккатыра торган язмаларны, хәбәрләрне эзлибез. Кем юл һәлакатенә очраган, кем югалган, суга баткан, янган...

Шулай да сайтта матур хәбәрләрне күбрәк языгыз, дигән теләкләрне дә безгә җиткереп торалар.

Матур хәбәрләрне гадәттә безгә мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан язалар. Чаралар турында. Укытучылар һәм тәрбиячеләр тәрбия темасына язсалар, күзәтүләреннән чыгып, әти-әниләргә әйтәсе килгән фикерләрен җиткерсәләр әйбәт булыр иде.

Гөберчәктән безгә

М. Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина үзенең эзләнеп язылган мәкаләләрен җибәреп тора. Авыл кешеләре турында яза. Укыла торган язмалар. Шурабаштан китапханәдә эшләгән ветеран Федор Антипов газетада чыккан язмаларны укыгач туган уй—фикерләре, хатирәләре белән уртаклаша. Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров шулай ук авыл кешеләре турында язган матур язмаларын безгә юллап тора. Кәчедән Сәвия Мөхәммәд хатларын да көтеп алабыз. “Казан арты” тарих этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов безнең иң актив хәбәрчебез. Ул районның билгеле шәхесләре турында тарихыбызга күпме кыйммәтле материал туплый! Рәхмәт.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Без яхшы язмалар иҗат иткән райондашларыбызга гел язып торырга  кушабыз. Сезнең язмаларыгызны газета укучыларыбыз көтеп ала, дибез. Менә әле яңа гына Арчада яшәүче композитор, Арча педагогика көллияте укытучысы Роза Мөхетдинова әнисе шагыйрә, педагог Наҗия апа Саттаровага хезмәт күрсәткән ак халатлы медицина хезмәткәрләре турында язды. Тормыш турында фәлсәфи язылган мәкалә уйландыра. Без Роза Шамиловнадан яңадан яңа язмалар көтеп калабыз!

Китапханәчеләребез дә газета белән гел хезмәттәшлек итә. Алар мәдәният йорты, клуб хезмәткәрләре белән бергәләп төрле чаралар үткәрәләр, кызыклы репортажларны безгә юллыйлар.

Газета укучыларыбыз төрле өлкәдәге белгечләрнең файдалы киңәшләрен көтеп алалар. Авырулар белән очрашып торган табибларның район халкына, билгеле, әйтер сүзе бар. Авыртмас өчен ничек сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, авырткан очракта нишләргә?

Хөрмәтле газета укучылар, сездән хатлар көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X