erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәрнәрсәнең тәртибе бар

Безгә авылдан шалтыраттылар.

“Мин Арчаның күпфункцияле үзәгенә куар-код сертификатын алу өчен 15 ноябрьдә бардым, – дип сөйләде шалтыратучы. – Сез газетаның 26 ноябрь санында “Куар-код белән бәйле сораулар” дигән язмада куар-код сертификатын Арчаның күпфункцияле үзәгендә бирәләр, дип язып чыктыгыз. Ә мине сертификатны алу өчен Арча үзәгендәге бер оешмага җибәрделәр. Нишләп алай? Һәм тагын бер сорау. Кияү бер көнне Арчадагы күпфункцияле үзәккә әтисе белән әнисенә куар-код алырга барды. Үзләре килсеннәр, дип әйткәннәр. Ышаныч кәгазьләре дә булган. Нишләп алай иткәннәр? Сез бит газетага МФЦда ышаныч кәгазе белән куар-код бирәләр, дип яздыгыз”. 

Кияүнең үзе белән дә сөйләштек. “Әти белән әнинең ышаныч кәгазенә паспорт мәгълүматлары язылмаган иде. Янымда паспортлары булса да, сертификат ала алмауның сәбәбе шул булды”, – диде ул.

Без сорауларны шунда ук ачык-ладык. Арчаның күпфункцияле үзәк җитәкчесе Нияз Галәвиев белән сөйләштек. Рәхмәт, Нияз Сәетович һәрвакыт ачык итеп сөйләшә, аңлашылмаган сорауларга аңлаешлы итеп җавап бирә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сезгә шалтыратучы күпфункцияле үзәккә 15 ноябрьдә килгән булган. Ә без куар-код серти  фикатын 16 ноябрьдән бирә башладык, – дип аңлатты Нияз Сәетович. –  Ә хәзер икенче сорау – ышаныч кәгазе буенча аңлашыйк. Әгәр дә безгә сертификат алу өчен кеше үзе килә алмаса, ул вакытта башка берәү артыннан ышаныч кәгазе язып җибәрә ала. Ышаныч кәгазен кулдан язылганны да кабул итәбез. Әмма ул РФ Гражданнар кодексында күрсәтелгән тәртиптә язылырга тиеш. Ышаныч кәгазенә өскә “Ышаныч кәгазе” дип куела, дата, язучының исем-фамилиясе, паспорт мәгьлүматлары, ышаныч кәгазен кем исеменә яза – шуның исем-фамилиясе языла һәм аска язучының имзасы куела. Реквизитларның берсе генә булмаса да, куар-кодка сертификат бирелми. Сезгә шалтыратучының киявен дә ышаныч кәгазендә паспорт мәгълүматлары булмаганга кире борганнар. 

Һәрнәрсәнең тәртибе бар шул. Бигрәк тә документларда. Белеп торыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X