"Роспотребнадзор" алдан әйтеп куя
"Роспотребнадзор" май бәйрәмнәрендә нәрсә ярый, нәрсә ярамый - алдан әйтеп куя.
Үзизоляция чорында кунакка барырга, бергәләп бәйрәм итәргә ярамый. Аралашу өчен телефоннар, башка заманча гаджетлар бар.
Дачага барганда электрон элемтэ аша рөхсәт алып, шәхси машинада, таксида барырга тырышыгыз. Җәмәгать транспортында йөрүдән тыелыгыз. Әгәр дә җәмәгать транспортына утырасыз икән, битлекләр киегез, башкалардан 1,5 м ераклыкта булыгыз. Битегезгә кулыгыз белән кагылмагыз. Соңыннан кулларыгызны антисептик препаратлар белән чистартыгыз. Әйбәтләп юыгыз.
Дачада эшләгәндә шулай ук бер-берегездән ераграк торыгыз. Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев