erid:2VtzquqpS7d
Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте
Арча яңалыклары

Россия Хезмәт министрлыгы минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

Киләсе елда минималь хезмәт хакы 13,6 мең сум булачак.

 2022 елда минималь хезмәт хакы, 6,4 процентка артып, 13,6 мең сум булачак.

Бу хакта Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама «РИА Новости» хәбәр итә.

«2022 елда минималь хезмәт хакы 6,4 процентка артачак. Якынча бәяләүләр буенча, 2022 елда минималь хезмәт хакы 13 617 сумны тәшкил итәчәк», — дип билгеләп үткәннәр министрлыкта. 

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев