erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россия туристларын Төркиядән ничә сумга алып кайталар?

15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиядән Россиягә һәм киресенчә, чартер рейслар туктатылды.

Шул сәбәпле, Төркиядә калган туристларны Ватаныбызга түләүле шартларда кайтарырга тәкъдим итәләр. Әмма бу сумма бертөрле булырга тиеш, дип яза "Известия" Ростуризм каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Дмитрий Давыденкога сылтама белән.

Бу сумма 10-12 мең сум булыр дип фаразлана.

"Һәр туристның да үзе белән 10 мең сумы бар. Мондый ысул кулланганда, теләге булган һәр туристны да кайтарып булачак. Ә булмый калган рейслар өчен туристлар акчаларын кире кайтара алачак. Штаб утырышы дүшәмбегә билгеләнгән. Сишәмбе без шундый вариант тәкъдим итәчәкбез ", - ди Давыденко. Аның фикеренчә, бу идеаль вариант булыр иде, чөнки Төркиягә авиабилетлар бәясе бик нык арткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фаразлар буенча, туристларны Россия белән авиаэлемтәләрне булган илләр : Беларусь, Казахстан, Әзербәйҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша кайтарачаклар. Шуңа да билет бәяләре фиксацияләнгән булырга тиеш.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Төркиядә хәзер 20 мең турист кайта алмый калган.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiya-turistlaryn-trkiyadn-nich-sumga-alyp-kaytalar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X