erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә әниләргә хезмәт хакы түләүне кертергә тәкъдим иттеләр

Бу чара туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк, дип саныйлар.

Гадел Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Олег Шеин балалар тәрбияләүче россиялеләргә даими түләүләр билгеләргә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Әниләргә хезмәт хакы рәвешендә ата-аналарга даими түләүләр кертергә кирәк», — диде ул.

Парламентарий сүзләренчә, бу чара туучылар санын арттырырга ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, Шеин катлаулы финанс хәлендә булган гаиләләргә даими түләүләр кертергә кирәк дип саный.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аның бу тәкъдиме белән ЛДПР фракциясе җитәкчесе Ярослав Нилов та килешкән. Ул Россиядәге гаиләләр балалар өчен акчаны күп тота дип әйтте һәм балигъ булмаган балаларга түләүләр идеясен хуплады.

17 декабрьдә еллык йомгаклау конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин җиде яше тулмаган балалары булган барлык гаиләләргә дә бишәр мең түләячәкләр дип белдерде. Яңа ел алды түләүләрен 14,7 млн балага бирәчәкләр, хөкүмәт моның өчен 73,6 млрд сум бүлеп биргән. 

Фото: Солтан Исхаков

Тулырак: http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/rossiyad-nilrg-khezmt-khaky-tlne-kerterg-tkdim-ittelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X