erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Иван Купала бәйрәме белән котлады

Бәйрәм белән!

 

Җәмгыять4 июль 2026 16:34

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Иван Купала бәйрәме белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Иван Купала бәйрәме белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны бүген республиканың Яшел Үзән районында узган Иван Купала бәйрәме белән котлады. Бу хакта ул үзенең МАКС каналында язды.

Иван Купала – славян халыкларының борынгы бәйрәме, дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе. Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанда төрле халыкларның мәдәни традицияләренә һәрвакыт хөрмәт белән карыйлар. Халык бәйрәмнәрен үткәрү гадәтен саклау – безнең уртак мөһим бурыч, дип өстәде ул.

Татарстан Рәисе республикада яшәүчеләргә бу көнне дуслары һәм якыннары белән күңелле уздыруларын теләде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-xalkyn-ivan-kupala-bairame-belan-kotlady-5925941


Арча хәбәрләре

Нет комментариев