erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рухи терәк һәм туган як җылысы: Яңа Кырлайда Коръән ашы үткәрелде

Арчада танылган волонтер Илнур Яруллин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен республикакүләм Коръән ашы уздырды

1 августта Яңа Кырлай авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган республикакүләм Коръән ашы узды. Чараны Арча районында гына түгел, Татарстан күләмендә дә волонтерлык эшчәнлеге белән танылган Илнур Яруллин оештырды.

Изге очрашуга махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның әти-әниләре һәм якыннары, бүгенге көндә хезмәт итүче ир-егетләрнең гаиләләре, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр, шулай ук район волонтерлары чакырылган иде. Барлыгы йөзгә якын кунак катнашты.

Программа Габдулла Тукай музеенда башланды. Кунаклар музей экспозицияләре белән танышты, бөек шагыйрь турында фильм карады, экскурсиядә булды һәм истәлеккә фотога төште. Аннары алар Сәгъди бабай йортында булып, Тукай эзләре буйлап сәяхәтләрен дәвам итте.

Экскурсиядән соң кунаклар район волонтерлары әзерләгән табын артына җыелды. Коръән ашына ике зур казанда пылау һәм тавык шулпасы пешерелгән иде. Чара Илнур Яруллин һәм район иганәчеләре ярдәме белән оештырылды.

– Махсус шушы очрашу өчен корбанга зур мал чалдык. Ул Гараев Рүзәл Баязитовичлар гаиләсе, Хастиев Ринат Мирбатович, Яңа Кенәрдән Вагыйзә апа һәм минем тарафтан чалынды. Чарага махсус хәрби операциядә һәлак булган, үзем эзләп тапкан егетләрнең әти-әниләрен, бүген яу кырында булучыларның гаиләләрен һәм кыска вакытлы ялда булган егетләрне чакырдым. Батырларыбыз рухына дога кылып, исәннәрнең туган якларына имин әйләнеп кайтуларын теләп, шундый Коръән ашы үткәрергә булдым, – диде Илнур Яруллин.

Әлеге чараның тагын бер мәгънәле дәвамы да бар. Пешерелгән пылауның бер казаны кунакларга тәкъдим ителсә, икенчесе махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Шулай ук чалынган корбан итененң бер өлешеннән хәләл колбасалар да хәрбиләргә илтеп тапшырылачак.

Бу көнне Яңа Кырлайда күп сүзләр әйтелде. Әмма иң әһәмиятлесе – догалар иде. Аларны Яңа Кенәр мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Галиев, Саба мәчете мөхтәсибе Айнур укыды. Һәр догада һәлак булганнарның якты истәлеге искә алынды, һәр теләктә – ил сагында торучы егетләрнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайту өмете яңгырады.

 

Илнур Яруллин барлык ярдәм иткән кешеләргә, Яңа Кенәр, Иске Ашыт, Ташкичү волонтерларына рәхмәтләрен җиткерде.  

Әлеге очрашу якыннарын көтүче гаиләләргә рухи терәк, ә хәрбиләр өчен туган як җылысын җиткерүче тагын бер игелекле гамәл булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев