Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сабантуйда күңелле итеп бергә-бергә уйнап алыйк әле без...

    Арча Сабантуенда балалар өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.

    Сабантуйның күрке булып көрәш саналып, аны батырлар көтеп алса да, милли бәйрәмебез җитүенә балалар кебек куанучы бармы икән?! Бу көнне алар өчен нинди генә уеннар оештырылмый да, нинид генә күңел ачу чаралары үткәрелми.

    Арчабызның балалар бакчалары коллективлары иртәдән үк нәни кунакларның күңелен күрергә дип мәйданга ашыккан. Бәйрәм ачылышында ук аларны, матур уеннар әзерләп, Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячеләре каршы алды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик теләп капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, хәтта батыр егетләр хәтта капчык белән дә “сугышты”. Тәрбияче апалары баларның күңелен ничек күрергә икәнен белә шул. Икенче балалар бакчасы коллективыннан эстафетаның арчаның 9нчы, 5нче һәм 3нче балалар бакчалары коллективлары кабул итеп алды. Алар шулай ук Сабантуйга килгән балалрны каршы алып, алар өчен төрледән төрле өеннар оештырып тордылар. Иң җитезләр өчен бүләкләре дә бар иде. Сабантуйның нәни кунаклары бу мәйданчыкта “репетиция” ясап, төп мәйданга ашыкты. Анда да аларны Сабантуйның милли уеннары көтә иде. Монда да алар чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп тә, кашыкка йомырка куеп та йөгерделәр, күзләрне бәйләп бүләк тә кистеләр. Кечкенәләр димәссең дә, олылардан бер дә калышмыйлар үзләре!

    Сабантуй мәйданына керү юлында кече сәхнәдә бәйрәм кунакларын балалар үзләренең моңлы җыр-биюләре белән каршы алып торды. Бу Арча сәнгать мәктәбе укучылары. Милли киемнәрдән сәхнәне гөрләтеп бииләр дә, җырлыйлар да. Профессиональ артисталр бер якта торсын. Афәрин, яшь моң ияләребез!

    Реклама

    Ә мәйданнан читтә балалар өчен төрле аттракционнар, батутлар, тир эшләп торды. Монда инде балаларның барысы да – кечерәкләр дә, олыраклар да үзләренә ошаган күңел ачу чарасын таба ала иде.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: