erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабантуйлар ансыз ничек үтәр...

27 майда “Кичә кич Биектау районында булган юл фаҗигасенең аянычлы нәтиҗәләре билгеле”, – дип укыдык сайттан.

Коркачык янында ике машина бәрелешкән. “Датсун” машинасы йөртүчесе (1973 елгы ир-ат) шунда ук вафат булган. Зыян күргән 5 кешене Казан хастаханәләренә озатканнар. Араларында ике бала да бар.

“Датсун” машинасында булган 5 кешенең тагын берсе вафат булган. Ул безнең Айван авылында гомер иткән Зөлфия Яхина булып чыкты. Бу хәбәрне ишетеп, бик борчылдык. 29 майда җирләделәр. Тумышы белән Әтнә районы Күлле-Киме авылыннан. Озатырга кеше күп килгән иде. Коркачыкта яшәгән кодачалары (абыйсы Зөфәр ягыннан) кунакка чакырган булган. Хайван суйдык, итен, эчәгесен алып китәрсең, сөйләшеп утырырбыз, дип дәшәләр. Зөлфия электричка поезды белән Коркачыкка бара. Кичен сәгать 7ләрдә машинага төялешеп, Биектауга велосипед алырга чыгып китә болар. Машинада ике бала (8, 6 яшьлекләр), Зөлфия, ирле-хатынлы кода-кодачалар. 2 км.лап баргач, борылышта узып китәргә каршыга чыккан машина белән бәрелешәләр. Озак тормый руль артындагы кода үлә. Зөлфия хастаханәдә җан бирә. Эчке органнары каты зыян күргән була. Мәдәният өлкәсендә (китапханә) эшләгән, сәхнәләрдән төшмичә җырлап йөргән сәхнә йолдызы бүген юк инде... 45 ел мәдәнияткә хезмәт иткән ветеранга 67 яшь. Сөбханалла, кызлар кебек иде әле. 

Гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән, Айван мәдәният йорты җитәкчесе булган Гөлзилә Миңнуллина:

– Бик матур җырлый иде, – дип сөйләде. – Концертлар, бәйгеләр аннан башка үтмәде. Лауреат исемнәре алды. “Ачы тау” җырын яратып җырлар иде...

Бу җырны ни өчен яратты икән Зөлфия? “Ачы тау” җыры сүзләрен искә төшерик.

Көмеш чишмә

              чылтырыйдыр

Чакма таш асларында.

Бер йотым су җитәр иде

Сагынган чакларымда.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йөгерәм дә менеп китәм

Ачы тау башларына.

Истәлеккә язасым бар

Шул тауның

                  ташларына.

Исән чакта язасым бар

Мәңгелек ташларына

Ачы тау ташларына.

Моңсу җыр. Зөлфиянең күңел дөньясы шушы җыр кебек... Ире исән булып та парсыз калды. Улы үлеп китте... Барысы да бер башка бит. Әмма сиздермәде, шат күңелле булды. Улы, кызы исән-сау. Балаларына, онык-ларына куанып яшәде. Туганнары, дуслары күп булды.

Балаларының, якын-нарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Зөлфиядән башка сабантуйлары ничек үтәр инде! Ул сабантуйларда җырлар, төрле уеннарда катнашыр иде. Аның белән күңелле иде. Якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X