erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Сабыйлар: „Безгә башка өй кирәкми, үзебезнең өйгә кайтасы килә“, дип елаштылар»

Балтач районы Арбаш авылында яшәүче Фазылҗановлар гаиләсенә ярдәм кирәк. Өйләрендә чыккан янгын аркасында 5 олы кеше һәм 2 кечкенә бала бернәрсәсез кала.

Ут дигәнең шулай бер мизгелдә кешене бөтен нәрсәсез калдыра ала. Менә Фазылҗановлар гаиләсе белән дә шулай килеп чыккан. 5 олы кеше һәм 2 кечкенә баладан торган гаилә өсләрендәге бер кат киемнән урам уртасында торып кала.

Йорт 40 минутта янып, көлгә әйләнә
Янгын 2 май көнне көндез була.

«Без бер өйдә әти, минем апам Ләйсән, аның ире — Ренат, аларның ике кечкенә балалары һәм олы апамның кызытора идек, — дип сөйли Әнисә. — Апам кибеттә эшли, аның янына төштем, өйгә алып кайтасы әйберләр бар иде. Җизни өйдә калды, 4 һәм 2 яшьлек балалары белән. Ул аларны йоклатасы иде. Мин кибеттә булганда, күрше кызы шалтыратты да: „Өегез яна“, — дип кычкырды. Башта аңламадым нәрсә әйткәнен дә. Бу тәк юри алдау гынадыр инде дип, кире үзенә шалтыраттым. Кибеттән бер чыгып карадым берни күренми. Озак та үтмәде, икенче тапкыр чыкканда, йортыбызны кап-кара төтен чорнап алган иде. Кибетне бикләп, өебезгә таба чаптык», — ди ул.


Әнисә Фазылҗанованың шәхси архивыннан
Бу вакытта Әнисәнең җизнәсе Ренат йоклаган балаларны бер-бер артлы өйдән алып чыккан булган инде. «Җизни өйдән чыкканда ук веранданың түбәсе дөрләп янган. Башта бер баланы, аннары икенчесен кереп алып чыккан ул.

Йортыбыз 40 минут эчендә тулысынча янып бетте. Мунча да янды. Өйдән бернәрсә дә алып чыгып булмады. Җизни әйберләр алырга дип кермәкче булган, тик керә алмаган — йорт инде эчтән дөрләгән. Балаларның да бернәрсәсе калмады. Йоклап яткан җирләреннән футболка, трусиктан килеш калдылар алар да урамда.

Безнең тавыклар һәм этебез бар иде. Аларга бернәрсә булмады, Аллаһка шөкер», — ди Әнисә.


«Өстебездәге киемнәребездән башка нәрсә калмады»
Хәзерге вакытта Фазылҗановлар гаиләсе үзләренә төрле җирдә сыенырга урын тапкан. «Күрше авылда фатир кебек берничә гаилә тора торган җирләр бар, безгә шунда торырга рөхсәт иттеләр әлегә. Әти дә, мин дә 2 нче группа инвалид. Ул баскычлардан йөри алмый, шуңа әлегә туганнарда тора.

Җизнинең әниләре Әгерҗедән. Алар шул ук төнне килеп балаларны үзләренә алып киттеләр. Сабыйлар «Безгә башка, яңа өй кирәкми, үзебезнең өйгә кайтасы килә», — дип елаштылар. Кая барасын, кая торасын белмәгәч, шуңа балаларны тизрәк дәү әниләренә җибәрдек», — ди Әнисә, чак кына еламыйча.

Булган фаҗигане искә төшерү җиңел булмады аңа. Күз алларында йортлары янып көлгә әйләнгән бит. «Янгын 2 май көнне булды. Янгын сүндерүчеләр каядыр 15 минут эчендә килделәрме шунда. Аңа кадәр йортыбызның түбәсе, яртысы янган иде инде. Йортыбызның яртысы агачтан, аннары калганы кирпечтән өстәп салынган. Янгынны кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, диләр. Башта веранда янган. Югыйсә без бөтен электр чыбыкларын әле 2015 елда гына алмаштырган идек. Белмим инде…


Күршеләребез ут аларга да күчмәсен дип су сибеп тордылар. Янгын сүндерүчеләр дә башта суны шул юктан сиптерә башладылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өйне шул ук урынга яңадан салсак кына инде. Шунда ук йорт торгызырга ярармы икән дип сораштык та инде. Монысының торгызырлык җире калмаган.


Ярдәмнең берсен дә кире какмыйбыз: йорт кирәк-яраклары, киемнәргә дә юк димибез без. Безнең бит бернәрсәбез калмады. Өстебездә нәрсә бар, шул килеш калдык. Документларыбыз да юк. Теге яисә бу әйбер кирәкме диеп кайвакыт телефон номерына да шалтыраткалыйлар, инстаграмга да язучылар бар», — ди ул. 

Фазылҗановлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

2202 2005 5068 8525 Сбербанк картасы номеры.

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89083313129 (Фазулзянова Аниса Тагировна)

4276 6200 4785 4157 Сбербанк картасы номеры.

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89393062146 (Ахмадиева Лейсан Тагировна — Әнисәнең апасы)

 2200 5301 8772 9777 Ак Барс карта номеры.

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89393341503 (Билалова Камиля Камилевна — Әнисәнең апасының кызы) Подробнее: https://intertat.tatar/news/society/18-05-2021/sabyylar-bezg-bashka-y-kir-kmi-zebezne-yg-kaytasy-kil-dip-elashtylar-5823412

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X