erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сак булыгыз! Йогышлы авырту кешегә дә йогарга мөмкин

Арчада аеруча куркыныч терлек авырулары үтеп керүне һәм таралуны булдырмау буенча киңәшмә узды.

14 февральдә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов район территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч терлек авырулары үтеп керүне һәм таралуны булдырмау буенча киңәшмә үткәрелде.

Билгеле булганча, Кайбыч районының Иске Чәчкап авылында шәхси хуҗалыкларындагы малларда һәм бер фермер хуҗалыгында бруцеллез авыруы табылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бруцеллез —терлекләр һәм кешеләр өчен куркыныч булган йогышлы авыру. Аеруча кәҗә, сарык, мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар бирешүчән. Азык, су һәм һава аш9а күчәргә сәләтле. Күп очракта аерым билгеләре юк. кешеләргә дә күчәргә мөмкин.

Киңәшмәгә авыл җирлекләре башлыклары, терлек алып кайтып сату белән шөгыльләнүче, ит сатучы эшмәкәрләр дә чакырылган иде. Иң мөһиме — читтән тиешле документларсыз терлек алып кайтмаска. Документлары тәртиптә булган очракта да терлек алып кайту турында ветеринария хезмәткәрләренә вакытында хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X