Реклама
Арчаның1 нче номерлы "Салават күпере" исемендәге балалар бакчасының мәктәпкә әзерләнү төркеменә йөрүче балалары китапханәгә барды.
Беренче номерлы "Салават күпере" исемендәге балалар бакчасының мәктәпкә әзерләнү төркеменә йөрүче балалары китапханәгә бардылар. Китапханә хезмәткәре балаларны бик җылы итеп каршы алдылар, күңелле бәйрәм чарасы оештырдылар. Бакчабыз коллективы исеменнән аларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә уңышлар насыйп булсын. Балалар бик зур кызыксыну белән төрле табышмакларга җавап бирделәр , китаплар карадылар. Яраткан мультфильм геройлары белән уйнадылар. Бакчабызда нәниләрне кечкенәдән китап белән кызыксынырга өйрәтәбез,китапка сакчыл караш тәрбиялибез.
Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлназ Сәгыйтова, Гөлнара Зиннәтова.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз