erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Санаулы минутлар эчендә йорт күмергә әйләнгән

Узган атнада Наласада Резеда һәм Айрат Зариповлар хуҗалыгында янгын булып, йорт-җирләре, каралты-куралары янып бетте.

Гөрләтеп яшәп, эшләп яткан гаилә санаулы гына минутлар эчендә урамда калды. Мондый вакытта изге күңелле кешеләр ярдәменә өметләнәсең. Бу мәкаләне дә шуны күз алдында тотып язабыз. Хуҗаларның үзләренә мөрәҗәгать итәргә йөрәксенмәдек, авыл җирлеге авылда булганның барысы турында да хәбәрдар була, дип Илфира Шакирова белән элемтәгә чыктык. Һәм ялгышмадык та.

– Йорт хуҗасы Айрат Мөндештә Төхвәтуллиннар оешмасында эшли. Резеда Наласа мәктәбендә инглиз теле укытучысы. Айратның әнисе дә аларда яши иде әле. Узган ел 97 яшенә җитеп коронавирус-тан вафат булды. Ике балалары бар. Фаязны районда бар да белә, көрәш буенча Россия чемпионы ул, – дип таныштырып китте авыл җирлеге башлыгы. – Тормышлары яхшы иде. Өйләренең кухня ягын тышлап, янкорма да эшләп куйдылар.

– Янгын кайдан чыккан соң?

– Сарайдан. Ут чыбыгында кыска ялганыш булып, счетчикка бирә, ул да атмый. Печәнлектә кипкән печән, шифер түбә. Хайваннардан кәҗә генә үзе. Ул арканда булгандыр инде. Янгын алдыннан гына чебиләр китергән булалар. Шуларга ут яндырганнар. Үзләре өйдә булган. Күреп алып күршеләре кычкырган. Янгын печәнлек тәрәзәсеннән бик тиз өй чормасына үрмәләде. Шунда ук бөтен җирне камап алды. Ярый әле ике як күршеләр белән бакча аерып тора иде. Төнлә һәм эш вакытында булмады. Кичке сигезләрдә яна башлады. “Игенче” хуҗалыгының ике машинасы шунда ук килеп җитте. Янгын сүндерүче ике машина да тоткарланмады. Ясалма күлләр булу да эшне җиңеләйтте. Гидрантларны ачарлык та булмады. Тракторлар су ташып торды, алгы яктан да, өйнең артыннан да сиптерделәр. Ике сәгать ярым сүндерделәр. Аннан Наласа халкы бик бердәм. Бик күп егет килеп ут сүндерергә булышты.

– Бер әйберне дә алып чыга алмадылармы?

– Юк. Өй ягын тиз сүндерделәр. Зал ягында яхшы мебель иде. Аларны чыгардылар, тик кулланырга яраклы түгел, корым исе генә. Соңыннан янмый калган шкаф эченнән документларны табып алганнар, дип беләм.

– Ә хуҗалар кайда? Урнашыр урын табылдымы?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Күршедәге бер йортны Эльмира исемле ханым дача итеп тота иде. Ел саен әтисе белән кайтып торды. Быел әтисе авырып киткән. Бу хәл турында ишеткәч, Эльмира өйнең ачкысын кайтарган. Шунда керделәр. Туганнары да чакырган булган, тик өйләреннән еракка китәселәре килмәгәндер инде. Икенче көнне 20–30 егет килеп чистарттылар. Сүтәсен сүтеп, түгәсен түгеп кара җиргә чыгарып, эш итеп бетердек, дияргә була инде. Туганнары да кайтты. Бөтенесе дә. “Игенче” хуҗалыгы сүткән әйберләрне төяү өчен тракторлар бирде. Авыл халкы матди ярдәм күрсәтә. Айратның да, Резеданың да эш урыннарыннан булышалар. Андый вакытта бездә яшьләр дә җыела, – диде Илфира Шакирова. – Тик өй салу бик күп чыгымнар сорый. Аеруча хәзерге вакытта. Алар изге күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. 

Акча күчерү өчен реквизитлар:  

 Телефон номеры: 89050261930                                                                              

 Счет номерлары: 40817810262002911937 (Сбербанк)                                                                          Алинә Ринатовна Зарипова  

40817810100191157078 (Ак барс)                                                                      

  Резеда Фәритовна Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X